Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Көчсезләр үчле була!»

Яшерен төймә кадакланган урындыкка укытучы апа килеп утырды. Ул «Эх!» дип тә эндәшмәде.

Ярты гасыр элек булган үсмер чак вакыйгалары искә төште әле. Җиденче класста укыган чор. Безне тарихтан үзен хәрбиләрчә төгәл тоткан, гел пөхтә костюм-чалбардан, галстуктан йөрүче абруйлы укытучы абый укыта иде. Аны колхозга партоешма секретаре итеп билгеләделәр. Укытучы абыйны үзебездән әз генә олырак булган яшь укытучы кыз алыштырды.

Без дә – күпмедер дәрәҗәдә акны карадан аера башлаган, балалыктан өлгергәнлеккә күчү чорында һәрбер вакыйгага тәнкыйть күзлегеннән караучы күчеш чоры укучылары, яшь укытучы Рузалия апаның һәр адымына, ишарәсенә, дәрестә әйткән һәрбер сүзенә игътибар иттек. Бер укучы аны сынау йөзеннән: «Апа, дәрестә безгә китап материалын сөйләмәгез. Без аны үзебез дә укый алабыз. Сез күбрәк өстәмә материал бирү ягын карасагыз иде», – дигән тәкъдим ясап, шаккаттырды. Укытучы апа да югалып калмады: «Әйе, укучылар, үзем дә шул турыда уйланып йөрим. Дәреслектәге материаллар бик кырыс. Мин институт лекцияләрендә безгә сер итеп сөйләнгән тарихи вакыйгалар, атаклы, күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар бирермен. Сез хәзергә аларны беркайдан да табып укый алмыйсыз», – дип безне, бигрәк тә тарих белән кызыксынучы үсмер малайларны, өметләндерде. 

Классыбызда әйдәп баручы, яхшы билгеләренә генә укучы, үзенчә дәрәҗәсе булган классташ малаебыз бар иде. (Хәер, андый укучы һәр мәктәптә буладыр инде). Бер дәрестә Рузалия апа дәрес материалын йомшак җавап биргәне өчен аңа «3»ле билгесе куйды. Билгеле, классташыбыз бу билгегә бик гарьләнде, укытучыдан үч алу теләге белән янды. Тарих дәресе буласы көнне ул укытучы урындыгына кнопка кадаклады. Моны без барыбыз да күреп тордык. Ләкин беребез дә аны бу адымыннан туктатмадык, чөнки коллективизм чире көчле иде. Дөрес юл сайлый белмәү, интеллектуаль һәм эмоциональ мәсьәләләрне хәл итә алмау аркасында классташыбызның сыйфатларын идеаллаштырып, аны адымын хуплап, укытучыга карата гаделсезлек күрсәттек.

Дәрескә кыңгырау шалтырауга укытучы апа класска керде. Яшерен төймә кадакланган урындыкка килеп утырды. Рузалия апа «Эх!» – дип тә эндәшмәде, йөзенә бернинди үзгәреш, кәнәгатьсезлек билгеләре чыгармады. Без барыбыз да тын да алмыйча укытучыны күзәттек, нык аптырашта калдык.

Укытучы апа, берни булмагандай, дәресне башлап җибәрде. Узган дәрес темасын искә төшергәч, берничә укучыдан сораулар биреп, өйгә эш итеп бирелгән дәреслек материалын сорады, билгеләр куйды. Контуралы картага үзлектән эш эшләтте. Яңа дәрес темасын атагач, үзебезгә сөйләргә сүз биргән атаклы тарихи шәхесләргә тукталды, мавыктыргыч әңгәмә корды. Барыбыз да укытучы апа сөйләгәннәрне истә калдырырга тырышып, аны игътибар белән йотлыгып тыңладык. Дәрес бик җанлы, кызыклы һәм файдалы узды. Ахырда апа үзе сөйләгән шәхесләргә характеристика биреп, түбәндәге фикерләрне әйтте: «Бөек кеше генә үч сакламый», «Бөек кеше генә үзен рәнҗетүчеләрне гафу итә», «Көчлеләр үз ялгышын таный һәм гафу үтенә», «Көчсезләр үчле була!»
Барыбызны да иң соңгы җөмлә нык тетрәндерде. Без, кызарынып, бер-беребезгә карадык. Укытучы апа дәрестән чыгып киткәч тә, сүзсез калып, тәнәфес буе шыпырт кына уйланып утырдык. Безгә укытучы апа алдында искиткеч оят иде.

Ярты гасыр элек булган күңелсез вакыйга өчен, бөтен җаваплылыкны үз өстемә алып, барыбызга да бернинди ишарәләрсез, гаепләүләрсез гомерлек сабак биргән күркәм холыклы, әдәпле, тыйнак, гадел укытучы апа алдында барлык сыйныфташлар исеменнән баш иеп, гафу үтенәм. Йә Раббым, һәркемгә ныклы иман, акыл-хикмәт, тормыш сынауларын үтәргә тиешле сабырлык бир; тәүфыйгыңны киңрәк ач, күңелебезгә рәхмәт орлыклары салып, күңел көзгебезне сафландырып тор; киләчәккә матур өмет-хыяллар, көчле рух һәм ныклы саулык насыйп булсын!

Шәфкать Ганиев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев