Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Күңелне тырнап торалар

«Машиналар корсаклары белән йөзеп йөриләр», - ди Зәбир Хәлимов.

Россия Президенты В.Путин муниципаль берәмлек җитәкчеләре белән очрашу вакытында һәр кеше күңеленә хуш килердәй фикер әйтте. «Һәрбер җитәкче зур коллектив зарларын гына түгел, аерым кешеләрнең зарларын да канәгатьләндерү өстендә эшләргә тиеш! Бер генә канәгатьсезлек тә игътибарсыз калмасын!» Минем күңелләр күтәрелеп китте бу сүзләргә. Менә шул үземне борчып торган нәрсәләрне газета аша җиткерергә булдым.

Быел кар бик күп. Чистартып кына бетер! Үзәк юлларны вакытында чистартырга тырышалар. Ә менә йорт араларындагы юллар торышы утырып еларлык. Безнең 62нче бистәдә машина юлларыннан трактор ике тапкыр гына узды. Көрәген карга тидереп кенә. Машиналар корсаклары белән йөзеп йөриләр, батып яталар. Машина кую өчен билгеләнгән урыннарга керә алмыйлар һәм тротуарга менгереп куялар. Кайбер машиналар ике-өч көн шунда торалар. Мәктәпкә баручы укучылар, кибеткә йөрүче карт-корылар ул машиналарны чистартылмаган юл аша урап узарга тиеш булалар.

Безнең бистәдә дә «акыллы» домофоннар куйдылар. Әмма «акыллары» гына күренми. Ишекләр бик озак ябыла, бөтенләй ябылып бетмәгән чаклары да була. Иске домофоннарыбыз әйбәтрәк эшли иде. Ишек ачып ябудан башка функцияләре юк ич! Юкка акча туздыру гына булгандыр бу! Әллә акча урлау юлымы?
Тагын бер кәефне төшергән әйберне әйтми ярамас. Пенсияне арттырдылар бит безгә. Әмма сөенеч бик кыска булды. Юл өчен бирелә торган акчаны кистеләр. 42 елдан артык эшләгән кешедән акчаны алып ике-өч ел да илгә файда китермәгән, салым түләмәгән кешеләргә бирергәдер, мөгаен... Ә бит мин газета-журналларга язылам, пансионатларда, тернәкләндерү, «Изгелек» үзәкләрендә концертлар куеп йөрим.

Тагын бер борчып торган әйберне әйтим инде. Соңгы вакытта «Пацаны» фильмы бик популяр булды. Яшүсмерләр мондый фильмнарны карагач, үзләре дә шундый төркемнәр оештырмас дип кем әйтә ала?! Әллә Украинадагы мәйдан шикелле нәрсәгә әзерлекнең бер баскычымы?..

Зәбир Хәлимов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев