Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Могҗиза баламны саклап калды

«Иремнең үлеменнән тетрәнү кичереп, үземнең бала көткәнемне дә сизмичә йөргәнмен», - ди Эльвира.

Ун ел бергә гомер иткәннән соң иремне югалттым. Авырып та йөрмәде үзе. Чит илгә командировкага барган җиреннән үзен начар хис итеп кайтты. Озак кына диагноз куя алмадылар. Ә аннан «Соң инде» диделәр. Балабыз юк иде. Башта диплом алабыз дип тырыштык, аннан фатир кирәк дип көн-төн эшләдек. Менә хәзер яхшы эш, яхшы фатир бар, ә ирем юк. Бала тапмавыма шулкадәр үкендем, авыр көннәрдә юанычым булыр иде дип өзгәләндем.

Ирем үлгәч томан эчендә калдым, елыйсым гына түгел, бүре кебек улыйсым килде. Аның үлемендә үземне, врачларны гаепләдем. Вакытында дөрес диагноз куелган булса, коткарып калган булыр идек дип уйладым. Әмма язмыш китабы алдан языла дигән гыйбарә дә бар шул...

Көннәрем гел бертөсле үтә башлады. Иртән эшкә китәм, кич зиратка барам. Ябыктым, битләремдә җыерчыклар барлыкка килде. Ә бит миңа нибары 31 яшь.
Беркөнне өстерәлеп диярлек тукталыштан йортыбызга таба атлаганда артымнан ак төстәге эт иярде. Һич калмыйча тагылып кайтты. Подъезд ишегеннән дә керде. Лифтка утырып ундүртенче катка да менде. Кумадым, фатирга керттем. Чит кешеләрне бер дә өнәмәгән песиебез аны нигәдер кунак кебек каршылады. Су салынган тәлинкәсе янына да алып килде, ризыгы белән дә бүлеште. Маэмай да мәче ризыгы ашамыйм дип тормады, йөзен җыермыйча гына барысыннан да авыз итте. «Кунагымны» фотога төшердем дә, каенанама җибәрдем. «Нишләтим?» – дидем. «Этне төнгә өеңдә калдыра күрмә», – дигән хәбәр алдым. Ә «ияреп кайткан кунак» акыллы карашын миңа төбәп тора. Әйтерсең лә, синең белән юкка гына кайтмадым, ди. Песи белән икесе янәшә ятып йокладылар. Мәче дә иремне бик ярата иде. Ул биргән ризыкны гына ашады. Миңа артык исе китмәде.

Икенче көнне зиратка бармыйча, эштән туры өйгә кайттым. Кибеткә кереп, күпләп эт ризыгы җыйдым. Бу хәл бер ай дәвам итте. Аннан каенанам этнең хуҗаларын тапкан булып чыкты. Мин ватсапка җибәргән фото ярдәмендә эзләгән икән. Рәхмәт әйтеп, бүләкләр калдырып, алып киттеләр күңел юанычына әйләнгән яңа дустымны.

Мин бу вакытта инде кайгымны йөрәгемнең иң түренә яшереп, үз халәтемә кайта башлаган идем. Иремнең үлеменнән тетрәнү кичереп, үземнең бала көткәнемне дә сизмичә йөргәнмен. Ярый әле иремнең дәвамын, туачак җанны югалтмаганмын. Табиб: «Андый хәл дә булуы ихтимал иде», –  диде. Ниндидер могҗиза саклап калган.

Эльвира
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев