Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Бу кызык

Пәри башка, җен башкамы?

Татар акылында җеннәр нинди кыяфәттә?

Алар чынлап та кеше баласын яисә карындагы сабыйны урлый аламы? Мунчага нигә тамак кырып керергә кирәк? «Татар ядкярләре» проекты авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, КФУ доценты Фәнзилә Җәүһәрова «Пәри башка, җен башкамы?» темасына лекциясендә татар-мөселман дөньясындагы мифик затлар, җен-пәриләр һәм укучыны вәсвәсәгә салучы шайтаннар турында сөйләде.

Җеннәр дөньясы һәм кеше тормышы

Җеннәр дөньясын беләбез, һәм ул Ислам динендә дә аңлатыла. Хәтта Җеннәр мәчете дә бар бит, шуңа күрә мәчетләрдә җеннәр булырга мөмкин, шунлыктан төнлә мәчетләргә бик кермиләр. Җеннәр дә, пәриләр дә параллель дөньяда үзләренең колонияләре белән яши, дип аңлаталар. Үз дөньяларында яшиләр. 
Мин сезгә татар акылындагы җеннәр турында сөйлим. Җеннәрнең шундый үзенчәлеге бар: алар адәм балаларын бик ярата, шуңа күрә бездә бала туганнан соң кырык көн узганчы, ничек кенә булса да, аны саклыйлар, чөнки җен алыштырырга мөмкин. 
Ничек итеп саклыйлар соң? Беренчедән, җен тимер-томырны бер дә яратмый. Икенчедән, динле, догалы кешедән җен курка. Шуңа күрә Коръән аятьләрен баш астына салалар, яисә сиртмәле бишек булса, сиртмәсенә кыстыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булмас димә