Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Бүләкләр әзерләргә вакыт

Эшмәкәрлек буенча кризиска каршы штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенә "Чаллы сувениры" осталарының эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. "Курчаклар мастеры" халык иҗаты осталарына ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Валентина Шевелева әйтүенчә, бүгенге көндә Чаллыда дистәләгән уникаль остаханәләр эшли. Аларда җитештерелгән үзенчәлекле сувенирларны халыкка сату максатында, 4 ай элек махсус кибет тә ачылды. Анда кулдан...

Эшмәкәрлек буенча кризиска каршы штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенә "Чаллы сувениры" осталарының эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

"Курчаклар мастеры" халык иҗаты осталарына ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Валентина Шевелева әйтүенчә, бүгенге көндә Чаллыда дистәләгән уникаль остаханәләр эшли. Аларда җитештерелгән үзенчәлекле сувенирларны халыкка сату максатында, 4 ай элек махсус кибет тә ачылды. Анда кулдан ясалган курчаклардан башлап, алтын йөгертелгән кубокларга кадәр бар. Наил Мәһдиев Чаллы осталарының эшләнмәләрен төп шәһәр бәйрәмнәре: Сабан туе, шәһәр көне һ.б. уңаеннан сатып алу тәкъдимен дә хуплады. "Шәһәрнең 85 еллыгына да бүләкләр әзерли башларга вакыт", - диде ул, әлеге бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклап.

Утырышта шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре дә каралды. Әйтик, "Кора" ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Коган тәкъдиме белән, Комсомол районы һәм шәхси сектордагы йортлар янында көнкүреш калдыкларын җыю өчен универсаль модульле контейнерлар кую планлаштырыла. Алар беренчедән, тирән, икенчедән, аларга чүп-чарны җыю бик уңайлы һәм аз хезмәт көче таләп итә. Наил Мәһдиев, бу нисбәттән, "Челныкоммунхоз" предприятиесе белән берләшергә һәм проектны тормышка ашыру өчен урын сайларга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев