Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Эшлекле ханымнар Чаллыда

Чаллыда эшмәкәрлекне үстерү һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан даими рәвештә төрле чаралар оештырыла. Аның чираттагысы сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Бу юлы "Татарстанның эшлекле хатын-кызлары" республика хәрәкәте вәкилләре шәһәр эшмәкәрләре белән очрашты. Кунаклар шәһәрнең социаль-икътисадый торышы, мөмкинлекләре, кече һәм урта эшмәкәрлек проектлары белән таныштылар. Үзара хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Чаллыда эшмәкәр хатын-кызларга...

Чаллыда эшмәкәрлекне үстерү һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан даими рәвештә төрле чаралар оештырыла. Аның чираттагысы сәүдә-сәнәгать палатасында узды.

Бу юлы "Татарстанның эшлекле хатын-кызлары" республика хәрәкәте вәкилләре шәһәр эшмәкәрләре белән очрашты. Кунаклар шәһәрнең социаль-икътисадый торышы, мөмкинлекләре, кече һәм урта эшмәкәрлек проектлары белән таныштылар. Үзара хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Чаллыда эшмәкәр хатын-кызларга ярдәм итүче оешмалар да бар. Әйтик, "Автоградбанк" та үз эшләрен башлап җибәрүче ханымнар өчен махсус кредит программасы булдырганнар. Гүзәл затлар партнерлар һәм клиентлар табу, җирле товар җитештерүчләргә ярдәм итү турында да фикер алыштылар.

"Татарстанның эшлекле хатын-кызлары" хәрәкте президенты Лиана Сәетова оешманың проектлары белән таныштырды. "Хыялны тормышка ашырырга булыш - тормыш бүләк ит" акциясе мәсәлән, бала таба алмый торган хатын-кызларга ЭКО процедурасы үтүдә булыша икән.

"Эшлекле ханымнар берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлзада Руденко үзләренең эшчәнлеге турында да сөйләде. Бу оешма кыска гына вакыт эчендә шактый чаралар оештырды. Мәсәлән, көз көне әниләр көененә багышланган хәйрия концертты үтте. Аннан кергән акча физик-мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналарга тапшырылды. Берлек аутизм белән чирле балаларны тернәкләндерү белән шөгыләләнүче "Чудо-Дети" дәвалау педагогикасы үзәген шефлыкка алды. Халыкара гаилә көнендә Җиңү паркында юкә агачлары утыртып, Гаилә аллеясы булдырдылар.

Республиканың эшлекле ханымнары "КАМАЗ" ның машина җыю заводында булдылар. "Мой дом" фирмасының балалар мәйданчыклары да алар тарафыннан югары бәяләнде.

Ел саен Татарстанда Республикасының эшлекле ханымнары форумы да оештырыла. Узган ел Казанда I халыкара хатын-кызлар конгрессы да үтте. Анда дөньяның 16 иленнән һәм Россиянең 14 төбәгеннән күренекле ханымнар катнашты. Быел эшлекле хатын-кызлар министрлыкларда очрашулар, төрле чаралар үткәрә. "Замана хатын-кыз дөньясы" дигән китап чыгарырга җыена. Ул Татарстанның уңышлы хатын-кызларына багышлана.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев