Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Эшмәкәрләр белән күзгә-күз

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшмәкәрләр белән дә очрашты. Республика җитәкчесе белән очрашыр өчен IТ-паркка Кама аръягының 15 районыннан 100дән артык эшмәкәр, министрлар, район башлыклары, шул исәптән, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев та килгән иде. Мондый очрашулар нәтиҗәсендә эшмәкәрләр өчен файдалы карарлар кабул...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшмәкәрләр белән дә очрашты. Республика җитәкчесе белән очрашыр өчен IТ-паркка Кама аръягының 15 районыннан 100дән артык эшмәкәр, министрлар, район башлыклары, шул исәптән, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев та килгән иде. Мондый очрашулар нәтиҗәсендә эшмәкәрләр өчен файдалы карарлар кабул ителә.

Чаллыдагы очрашуда җир участоклары бирү, "Лизинг-Грант" программасы буенча тәкъдимнәрне киңәйтү, дәүләт заказлары һәм дәүләт контрактлары, инвалидларны эшкә урнаштыру, эре сәүдә үзәкләренә үзебездә җитештерелгән товарларны кертү мәсьәләләре күтәрелде. Салым инспекциясе эшчәнлеге буенча да сораулар күп булды.

Шәһәр предприятиеләре җитәкчеләрен дә төрле сораулар борчый. "Конкор-оптика" директоры Максим Федоров күз ясмыгын имплантацияләүне ОМС системасына кертү мәсьәләсен күтәрде. Рөстәм Миңнеханов ОМС җитәкчеләренә "Конкор-оптика" кебек предприятиеләргә лицензия алуда ярдәм итәргә кушты. "Строй-капитал" җаваплылыгы чикләнгән оешмага шәһәр үзәгендә җир бирү дә хәл ителер кебек. "Республикада кече эшмәкәрлек гомуми продукт күләменең 25%ын тәшкил итә. Кече эшмәкәрлек өстәмә эш урыннары бирә, әмма эшмәкәрлеккә игътибар аз. Урта классны формалаштырырга кирәк", - дип ассызыклады Татарстан лидеры.

Чаллы эшмәкәрләре 6нчы сәнәгать мәйданына юлны төзекләндерү турында да сөйләделәр. Шулай ук җәмәгать транспорты мәсьәләсе дә читтә калмады. ТР транспорт министры Ленар Сафин әйтүенчә, Чаллыда пассажирлар агымын тикшерү эше бара. "Автокалада бу мәсьәлә җитди тора. Шуны истә тотып, шәһәргә газга көйләнгән "НЕФАЗ"лар бирү турында карар кабул ителде", - диде министр. "Без шәһәр, халык турында уйларга тиеш. Эшмәкәрләр өчен мөмкинлекләрне дә карарга кирәк", - диде Рөстәм Нургали улы.

Очрашу ахырында шәһәрдәшебез Гөлкәй Быстрякова Чаллы уртасында бакчачы үзәге төзү өчен урын бирүне сорады. "Наил Гамбәрович, урын сайлагыз, без үзәкне ачарга килербез, - диде Рөстәм Миңнеханов - Мондый очрашулар кирәк. Без сезне ишеттек. Мөмкинлектән чыгып, кайбер карарларга төзәтмәләр кертергә, ләкин канун кысаларыннан чыкмаска кирәк".

Зөлфия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев