Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Эшмәкәрләргә – дәүләт ярдәме

Чаллыда сафка басачак "Үсеш" паркына резидентлар сайлау буенча бәйге игълан ителде.

Моннан тыш, биредә инженерлык инфраструктуралары төзү эше дә дәвам итә. Моның өчен 183 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шулай ук эшмәкәрләр өчен кунакханә, офислар, конференцияләр залы булдыру да каралган. "Үсеш" паркы "Бигеш" аэропортыннан да, автостанциядән дә, М-7 федераль трассасыннан да ерак түгел, трамвай тукталышына да якын урнашкан. План буенча, резидентлар 3 ел эчендә җитештерүне башлап җибәрергә тиеш.

Башкарма комитетның эшмәкәрлекне яклау бүлеге башлыгы Радмир Беляев матбугат конференциясендә Чаллы эшмәкәрләре өчен дәүләт программалары турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, соңгы елларда эшкуарлар программалар буенча эшләп, шактый субсидия алганнар, грант отканнар. 2015 елда төп чаралар шәхси сәнәгать парклары, үзәкләштерелгән инновацион яшьләр иҗат үзәге һәм заманча инфраструктура булдыруга юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә исә Чаллыда Лизинг-Грант, җиһаз алуда чыгымнарны каплау буенча субсидия (50/50), кредит процентларына субсидия, микрозаймнар бирү республика программаларыннан файдаланырга була. Лизинг-грант программасына гаризалар кабул ителә башлады инде. Барлык сораулар белән эшмәкәрлеккә ярдәм үзәгенә 905-039-22-78 телефоны буенча Данил Петровка шалтыратырга кирәк.

Шулай ук фәнни-техник өлкәдә "Умник", "Старт", "Развитие" һәм "Кооперация" программаларына мөрәҗәгать итәргә була. Субсидия күләме 1 миллионнан 20 миллион сумга кадәр.

Импортны алмаштыру, банкларга кадәрге булган һәм консорциумнар проектлары буенча федераль бюджеттан ярдәм алырга мөмкин. Бу эшләр белән сәүдә-сәнәгать палатасының сәнәгать департаменты шөгыльләнә. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен кредит бирү программалары да бар. Еллык 11,25%ка кредит алып була. Әлеге программалар буенча 4 гариза кабул ителгән инде. "Күпләр республика программаларында катнашып, моның чыннан да файдалы икәнлегенә инандылар. Тиздән федераль программаларда катнашучылар да барлыкка килергә тиеш. Кызганычка каршы, бүгенге көндә эшмәкәрлеккә ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 10 проценты гына документларын әзерли. Һәр эшмәкәр өчен файдалы һәм уңайлы программа сайлана", - ди Радмир Беляев.

Зөлфия ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев