Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Укучылар робот ясый

Чаллының IТ-паркында мәктәп укучылары арасында робототехника буенча бәйге үтте. Чемпионатта катнашу өчен 40лап коллектив теләк белдергән иде.

Анда Алабуга, Тукай, Нурлат, Мамадыш, Лениногорск, Зәй районнарыннан 130дан артык робот белән 300дән артык бала, шулай ук җанатарлар һәм укучыларның әти-әниләре катнашты. Чемпионат - республика ярышларының шәһәр этабы.

Ярышларны һәр елдагыча 36нчы "Золотая горка" гимназиясе оештырды. Быел аңа Иннополис университеты булышты.

Оештыручылар быел конкурс биремнәрен катлауландырганнар. Кырларга да, роботлар һәм спортчыларга да таләпләр катгыйланган. Мисал өчен, робот 25х25х25 үлчәмле кубка керергә, тулысынча автоном булырга тиеш. Ягъни роботның хәрәкәтләре алдан командага программалаштырыла һәм аның хәрәкәтенә башка бернинди катнашу да рөхсәт ителми. Бәйге кырындагы һәр үзгәрешне таләпчән казыйлар күзәтә.

Оештыручыларның берсе Дмитрий Фомин әйтүенчә, робот техникасы балада конструктор фикерләвен үстерә. Чөнки робот ясау өчен физика, математика һәм программалаштыруны белергә кирәк. Робот техникасы киләчәктә инженер кадрлар дефицитын тулыландырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев