Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Җәйге яллар җитә

    Чаллыда быел балаларның җәйге ялын оештыруга 93 млн сумнан артык акча бүленгән. Бу турыда брифингта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте. Әлеге сумманың 87,9 млн сумы - республика, ә 5,5 млн сумга якыны - шәһәр бюджетыннан.

    Балалар һәм яшүсмерләр өчен 7 шәһәр яны лагере эшләячәк. Ата-аналар түләве - 4,3 меңнән 7 мең сум чамасы. Шулай ук балалар 50 мәктәп яны лагеренда ял итә ала. 21 көн ялның һәр көне әти-әниләргә 450 сумга төшә. Моннан тыш, театрга, бассейнга барган һ.б. өчен түләргә кирәк була. Паркларда һәм скверларда 13 ял мәйданчыгы оештырыла. Алар 17 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Болар өстенә 31 спорт мәйданчыгында 20 меңнән артык бала шөгыльләнер дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: