Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь биючеләр Сочида осталыкларын арттыралар

«Хореография: Классик бию (балет)» юнәлеше буенча белем бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Сочи шәһәренең «Сириус» Белем бирү үзәгенә «Балалар сәнгать мәктәбе» МАӨББУның 6 нчы сыйныф укучылары, «Бисеринки» халык бию ансамбле тәрбияләнүчеләре чакырылган.

Барлыгы 18 бала, укытучылар Анастасия Логинская, концертмейстер Әлфия Мәүлетова катнаша.
Программа үз эченә мастер-классларны кертә: классик бию, халык-сәхнә биюе, тарихи-көнкүреш биюе, шулай ук профильле уку дисциплиналары буенча дәресләр.
Уку планына эш һәм куелыш репетицияләре, гимнастика, концерт сәхнә пластикасы кертелгән.
Укулар «Мәскәү дәүләт хореография академиясе» ФДБЮББУнең балет сәнгате әйдәүче педагоглары җитәкчелегендә уза.

Исегезгә төшерәбез, «Сириус» 2015 елда олимпия мирасы базасында күренекле фән, сәнгать һәм спорт эшлеклеләре тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча булдырылган.
Үзәккә ай саен Россиянең барлык төбәкләреннән, табигый фәннәрдә, сәнгатьтә һәм спортта сәләтле булган 10-17 яшьлек 800гә якын бала килә. Уку өчен гаризаны Россиянең теләсә кайсы укучысы бирә ала.
Интенсив белем бирү һәм проект программаларында балалар иң яхшы педагогларда, экспертларда һәм тренерларда укый, балаларның Россия компанияләре лидерлары, танылган галимнәр, артистлар, спортчылар, язучылар белән очрашырга мөмкинлекләре бар.
Алты ел эчендә илнең барлык субъектларыннан 40 меңнән артык мәктәп укучысы «Сириус»ны тәмамлаган. Аларның казанышлары арасында - халыкара һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, спорт ярышларында, музыкаль һәм сәнгать конкурсларында җиңүләр.
Үзәк программалары бушлай: килү-китү, яшәү һәм туклану өчен «Сириус» түли.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бию