Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Гостев урамы буенча автомобиль юлы һәм Мәләкәс елгасы аша күпер яңартыла (+фотолар)

Яңарту эшләрен «РБР 16» генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин җитәкли. Эш барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә танышты.

Әлеге эшкә 1 миллиард 86 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Быел аның 400 млн сумы үзләштерелә. 686 миллионы 2022 елда башкарылачак эшләргә тотылачак. 
Проект буенча юл дүрт полосалы булачак. Моның өчен төзүчеләргә авыр конструкциянең ике ягын да урнаштырырга кирәк булачак. Күпернең дүрт терәк баганасы һәм ике якка бүленгән махсус корылмасы булачак. Бер юл корылмасы бер юнәлештә хәрәкәтне тәэмин итә. Һәрберсенең озынлыгы 102шәр метр. 
– Декабрь ахырына кадәр без беренче юл ягы корылмасын бетон белән эшкәртеп бетерергә тиеш. Бу эшне 24 сәгать эчендә башкарабыз, икенчесе – мартка планлаштырылган, – диде Таһир Сөнгәтуллин.
Күпер төзекләндерү белән беррәттән чистарту корылмаларын да ясау бара. 
– Шәһәр ливневкалар белән 25 процентка гына тәэмин ителгән, хәзер без бу хәлне төзәтү өстендә җитди эш алып барабыз, – диде Наил Мәһдиев. 
– Биредә ике чистарту корылмасын урнаштыру каралган, – дип аңлатты Таһир Сөнгәтуллин. – Аның берсе Мәләкәс аръягыннан булачак, икенчесе ГЭС бистәсе ягыннан. Хәзерге вакытта Мәләкәс аръягыннан шпунт киртәләр беркетелә. Бу чистарту корылмалары күпердән төшкән суларны гына түгел, ә Мәләкәс аръягында җыелган суларны, ГЭС бистәсе ягыннан төшкән суларны да үз эченә алачак. 
Төзекләндерү эшләре барган вакытта Мәләкәс аръягы һәм ГЭС бистәсе ягыннан юл ябылып торачак.
– Әлбәттә, бу уңайсызлыклар тудырачак. Төзүчеләр дә, без дә шәһәрдәшләр алдында гафу үтенәбез, тик юлны япмыйча гына мондый эре инженер корылмалар дөньяда да, республикада да, шәһәрдә дә төзелми. Әз генә түзәргә кирәк булыр, аннан соң матур, уңайлы юллар буенча йөриячәкбез, – диде шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев. 
Бүгенге көндә биредә 70 кеше хезмәт куя, алар ялсыз эшлиләр. Контракт буенча күпердәге төзекләндерү эшләрен 2022 елның октябрендә тәмамларга тиеш, ләкин төзүчеләр 30нчы августка бетерергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ремонт