Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы гаиләләренә ана капиталы сертификатлары тапшырылды

Бүген Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Аларны Чаллының 18 гаиләсе алды. Чакырылган гаиләләрне ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Яр Чаллыда 46 меңнән артык ана капиталы сертификаты бирелгән. 37 мең гаилә 14,7 млрд сумлык акчадан файдаланган. Ана капиталы акчалары белән эш итүдә иң популяр юнәлеш – торак шартларын яхшырту – сертификат хуҗаларының 90%ы мондый мөмкинлектән файдаланган.

Чаллылылар ана капиталы сертификатын алу, аның белән эш итү турындагы гаризаларны РПФ сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша www.pfrf.ru электрон рәвештә бирә алалар.

 

 

 

 

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев