Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәхкәмә Чаллы активисты Раушан Вәлиуллинны кандидат итеп теркәүдән баш тартты

Вәлиуллинның шәһәр шурасына сайлауда катнашу өчен җыйган имзаларының бер өлешен сайлау комиссиясе яраксыз дип тапкан иде.

Чаллыда мәхкәмә сәяси активист Раушан Вәлиуллинның шәһәр үзәк сайлау комиссиясенә каршы биргән шикаятен кире каккан. Активист 13 сентябрьдә шәһәр шурасына сайланырга тели, ләкин комиссия аны яклаган имзалар җитми дип, Вәлиуллинны теркәүдән баш тартты. Мәхкәмә комиссиянең карарын канунлы дип тапкан. Бу турыда Вәлиуллин Коммерсантка сөйләгән.

Вәлиуллин "Крылатый" алтынчы шәһәр шурасы бүлгесенә депутат булу өчен документлар тапшырган иде. Әлеге бүлгегә "Крылатый" торак комплексы, 32нче, 62нче комплекслар, Орловка һәм ЗЯБның бер өлеше керә. Үз-үзен тәкъдим итүче буларак, аңа сайлаучылардан 92 имза җыярга кирәк булган. Вәлиуллин комиссиягә 101 имза китергән, әмма аларның унберен сайлау комиссиясе яраксыз дип тапкан. Калган 90 имза намзәтлеккә теркәү өчен җитмәгән.

Мәхкәмәдә Вәлиуллин яраксызлыкка чыгарылган имзаларның ким дигәндә дүртесе дөрес дип белдергән. Аның сүзләренчә, комиссия имза куйганнарның кайберләренең язуы бик танырлык түгел дип, шуның нигезендә имзаны кабул итмәгән. Комиссия имза куючылар исемнәрен тутырган вакытта хата җибәргән дип тапкан. Активист мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыена.

Аңа кадәр Раушан Вәлиуллин үзе эшли торган мәктәпнең аны эштән куу турындагы карарын мәхкәмәгә биргән иде. 13 августта мәхкәмә аны эшенә кире алырга дигән карар чыгарды.

Раушан Вәлиуллин Чаллының 24 мәктәбендә тарих укытучысы, "Укытучылар берләшмәсе" җирле оешмасы башлыгы. Элек пенсия реформасына каршы йөреш оештыруда, 2017 елда Русия шәһәрләрендә коррупциягә каршы митингларның Чаллыдагы өлешен уздыруда да башлап йөрде. Соңгы вакытта ул Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы фикерләр белдерде. Азатлык белән әңгәмәсендә Вәлиуллин "Хакимияткә бәйсез фикерле укытучы кирәкми" дип сөйләгән иде.

 

 

 

Чыганак: Азатлык

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев