Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наил Мәһдиев Яр Чаллы картон-кәгазь комбинатында булды

Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты – шәһәребезнең алдынгы предприятиеләренең берсе. Биредә хезмәт хакы да югары, хезмәткәрләр социаль яктан якланган, бюджетка салымнарны да тулысынча вакытында түлиләр. Шуңа күрә коллективны республика һәм шәһәр җитәкчеләре генә түгел, халык та хөрмәт итә. Шушы көннәрдә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев комбинат хезмәткәрләре белән очрашты.

Комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев хаким өчен экскурсия үткәрде. Хаким гофротара җитештерү фабрикасында булды. Соңгы елларда комбинат гофр җитештерүне модернизацияләде. Берьюлы берничә яңа линия эшли башлады. Узган ел картон ясау машинасы яңартылды. Анда Австрия фирмасының заманча җиһазлары куелды. Әлеге җитештерү белән берлектә гидроболгаткыч кую буенча Россиядә беренче проект тормышка ашырылды. Яңа технология тәүлегенә 1200 тоннага якын кәзгазь массасы эшкәртергә мөмкинлек бирә. Комбинатта җитештерелгән продукциянең үз бәясенең яртысыннан артыгын макулатура тәшкил итә. “Без бу юнәлештә үсешне дәвам итәбез. Картон ясау машинасы буенча 2 һәм 4 млн.еврога проектларны карыйбыз, өйрәнәбез. Бүгенге көндә Россиядә макулатураның 50%ын гына эшкәртүгә җибәрәләр, ә Европада 75%тан артык. Шуңа күрә табигатьне саклау программалары буенча эш җитәрлек”, - диде Андрей Фомичев. Комбинат алгарышлы үсеш территориясе резидентлары белән хезмәттәшлек итә.

Бүгенге көндә катыргы-кәгазь халык предприятиесендә 1700 кеше эшли. 2019 елда биредә 11 миллиард сумлык товар җитештерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,4%ка артык. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев фидакарь хезмәтләре белән Чаллы һәм Татарстан үсешенә зур өлеш керткән коллективка рәхмәт әйтте.

 

Зөлфия ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация