11 апрель 2014 яңалыклары
-
Мәдәни үзәк ишекләрен ачты
Шәхси йортлардан торган 71нче бистәдә яшәүчеләр өчен куанычлы вакыйга булды. Урман арты - Залесный проспектында 300 урынга исәпләнгән мәдәни үзәк ачылды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның "Авыл клублары" программасы нигезендә төзелде. Әлеге программа республиканың барлык муниципаль районнарында да гамәлгә ашырыла, ул өч елга исәпләнгән. Шушы вакыт эчендәТатарстанда йөзгә якын авыл...
-
Ана тебезне өйнәнүдә дәвамчанлык
9 апрельдә шәһәр мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең чираттагы коллегиясе үтте. Ул "Федераль дәүләт стандартлары кертү кысаларында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч тармагында билингваль белем бирү проблемалары" дигән темага багышланды. Быелгы уку елыннан гамәлгә ашырыла башлаган "Мәгариф турында"гы закон нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү системасы гомуми...
-
Онытылмый әле ул еллар
СССР чорында 17 апрель янгынчыларның һөнәри бәйрәме көне буларак билгеләп үтелә иде. Хәзер ул бәйрәм 30 апрельгә күчерелде. Әмма шулай гадәткә керелде инде, шәһәрне янгыннан саклау отряды үзенең пенсиядәге янгынчыларын тантаналы кичәгә 17 апрель көнне чакыра. Аерым программа белән ул көнне пенсионерларга кадер-хөрмәт күрсәтелә, концерт номерлары әзерләнә. Шәһәребездә хәрбиләштерелгән янгыннан...
-
Үлгәннәрнең каберен белик
Быел мәрхүмнәрне искә алу көне 26 апрель, шимбә көнгә тәгаенләнгән. Бу көнне зиратка туганнарының һәм якыннарының каберләренә барырга, аларны чистартып кайтырга теләүчеләр, һәр елдагыча, транспорт белән тәэмин ителәчәк."Пак-Инвест" автобуслары "Пединститут" тукталышыннан китә. Бу көнне халыкны зиратларга алып баруны шәхси пассажир йөртүчеләр дә оештыра. Алар шәһәрнең 4 төп проспекты буйлап үтәчәк....
-
Хыянәттән дәва бармы?
Мәхәббәт һәм хыянәт. Болар - гасырлар дәвамында гаилә язмышын, бәхетен һәм киләчәген хәл итүдә иң мөһим роль уйнаучы, ике кешене бәхетле яки бәхетсез итүче хиссияти кичерешләр генә түгел, җәмгыятьнең рухи халәтен, иминлеген билгеләүче кыйммәтләр. Бүген ачып җибәргән яңа сәхифәбезне әнә шул кыйммәтләргә карата ике төрле караш, ике фикерне күзаллаудан башларга...
-
Чаллыда – яңа төр операция
Шушы көннәрдә ашыгыч ярдәм хастаханәсенең онкология бүлегендә Татарстанда беренче тапкыр бавырдагы яман шешкә химик эмболизация ясалды. Моңа кадәр әлеге пациент ашказанын дәвалау буенча комплекслы терапия узган. Ләкин соңгы тикшерү барышында бавырның сигезенче сегментында икенчел ялкынсынуы ачылган. Бүлек җитәкчесе Булат Заһидуллин һәм табиб -онколог Николай Макаров җитәкчелегендәге югары квалификацияле хирурглар бригадасы...