Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 15 август 2014 яңалыклары

    • 15 август 2014 - 11:25
      Беренче сентябрь – ял көне
      Быел татарстанлылар 30 августтан 1 сентябрьгә кадәр ял итәчәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ТР территориясендә эшчәнлек алып баручылар өчен 2014 елга производство календаре буенча, 30 август эш көне саналмаган бәйрәм көне була, 31 август һәм 1 сентябрь - ял көннәре. РФ Хезмәт кодексының...
    • 15 август 2014 - 11:12
      Күргәзмә ачылды
      Шәһәрнең картиналар галереясында күргәзмә ачылды. Яңа иҗат юлына баскан яшьләр арасында үткәрелүче әлеге күргәзмә-бәйге быел милли сынлы сәнгатькә нигез салучы Бакый Урманче иҗаты һәм Мәдәният елына багышлана. Күргәзмәдә заманча сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча иҗат ителгән әсәрләр тәкъдим ителә. Рәсемнәр бер-берсеннән иҗат итү стиле, тематикасы, ысулы белән аерыла. Яшь рәссамнарның эшләре...
    • 15 август 2014 - 10:56
      Партияләр – сайлауда
      V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үтәчәк сайлауларда катнашу өчен 8 партия сайлану хокукы алды. Алар: "Татарстан Республикасындагы Россия берләшкән "Яблоко" демократик партиясе" төбәк бүлеге, "Татарстан Республикасындагы "Гадел Россия" сәяси партиясе төбәк бүлеге, "Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе" сәяси партиясе территориаль-төбәк бүлеге, "Бердәм Россия" сәяси партиясе территориаль-төбәк бүлеге, "Россия Либераль-демократик партия"...
    • 15 август 2014 - 10:45
      КАМАЗ халыкара форумда катнаша
      КАМАЗ "Машина төзелеше технологияләре-2014" халыкара форумында катнаша. Ул Жуковский шәһәренең (Мәскәү өлкәсе) "Россия" күргәзмәләр комплексында уза. Быел КАМАЗ алты автотехника моделе тәкъдим итә. Биредә беренче тапкыр "КАМАЗ-5490" автомобилен дә күрү мөмкин булачак. Форум милли-икътисадый приоритетларны тормышка ашыруда машина төзелешенең әһәмиятен күрсәтү максаты белән оештырыла. Анда илнең югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре, федераль...
    • 15 август 2014 - 09:36
      Экобазар төзелә
      Автозавод базары мәйданында экологик базар эшли башлаячак. Аны төзү октябрь аенда тәмамланырга тиеш. Бүгенге көнгә 156 млн сумлык төзелеш эшләренең яртысы башкарылган инде. Мәйданы 3 мең кв. м булган экобазарда 250гә якын арендаторга урыннар бирелчәк. Монда фермерларга һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән эшләүгә игътибар бирү күздә тотыла. Экобазарда...
    • 15 август 2014 - 09:35
      699 мең сумлык машина
      Чаллыда җитештерелә торган Ford EcoSport кроссоверының база бәясе билгеле булды. Ул - 699 мең сум. Ford EcoSport Nissan Juke һәм Peugeot 2008 автомобильләреннән кыйммәтрәк, бәясе буенча Opel Mokkaдан гына калыша. Автокалада җыела торган машинаның двигателе 1,6 һәм 2,0 литр сыйдырышлы. Автомат һәм механик тапшыру тартмасы белән ясала. Машина беренче сынауларны...
    • 15 август 2014 - 09:15
      Яшәү көче
      Күркәм традициягә әверелгән төп чаллылылар бәйрәмендә хакимебез Васил Шәйхразиев шәһәребез үсешенә лаеклы өлеш керткән фидакарьләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Хөрмәтләнүчеләр арасында Сания апа Фазуллина да бар. Кешеләргә кирәк булудан да зуррак бәхет юк, дигән бер акыл иясе. Әле күптән түгел генә үзенең сиксән яшен тутырган, ләкин үз яшеннән...
    • 15 август 2014 - 09:04
      Әдәби тел һәм диалектлар
      Нәрсә ул "әдәби тел" һәм "диалектлар"? Диалектның аерым грамматикасы булырга тиешме? Булса, аны мәктәптә укытырга кирәкме? Бәхәсле мәсьәлә. Татар әдәби теле Казан һәм Казан арты "диалект"ына нигезләнеп төзелгән, тик аның да төгәл копиясе түгел. Гомумән, әдәби тел - махсус төзелгән ясалма тел ул. Татарларда гына түгел, бөтен халыкларда да шулай....
    • 15 август 2014 - 05:50
      ФИРАЯ Әхмәдуллина: “Инвалид бала аеруча яклауга мохтаҗ”
      ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дару препаратларына даими ихтыяҗы булган гражданнарга түләүсез дарулардан баш тартыр алдыннан бик җитди уйланырга киңәш итә. Ә инде сүз даруларсыз бер генә көн дә яши алмаучы инвалид сабыйлар турында барганда, җаваплылык бермә-бер артырга тиеш, дип искәртә белгечләр. Чынлыкта әлеге мәсьәлә ничегрәк хәл ителә соң? Бу хакта...
    • 15 август 2014 - 04:41
      Ярты гасырлык казаныш
      Шушы көннәрдә "Энергетик" мәдәният сараенда республикакүләм вакыйга булды. "Камгэсэнергострой" берләшмәсе үзенең 50 еллык юбилеен тантаналы төстә билгеләп үтте. Төзүчеләрне котларга Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков килде. Мәдәният сарае алдындагы мәйдан күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән данлыклы төзүчеләрне - чал чәчле ветераннарны дәртле музыка белән сәламләп каршы алды. Алар - предприятиенең шанлы тарихы гына...
    Реклама