16 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Кабат имтихан тапшыралар
2014 елның 20 сентябреннән 30ына кадәр гомуми белем бирү системасындагы укыту программалары буенча төп дәүләт имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен кабат тапшыру оештырыла. Ул дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмәгән яки ике мәҗбүри фәннән дә икеле алган, шулай ук өстәмә имтихан вакытында мәҗбүри фәннәрнең берсеннән кабат канәгатьләнмәслек билге алган укучылар өчен уздырыла....
-
Федераль стандартлар һәм дәреслекләр
Казанда "Мәгариф" журналы редакциясе дәреслекләр язучы татар галимнәре катнашында федераль стандартлар турында "Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты дәреслекләре: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр" темасына "түгәрәк өстәл" оештырды. Утырышта әдәбият дәреслекләре буенча яңа укыту программасының эчтәлеге, шул программаларны тормышка ашыру шартлары һәм укучылар алган белем нәтиҗәләре хакында сүз булды....
-
Студент хәлен аңлап
Киләсе елдан югары уку йортларының түләүле бүлекләрендә "4"ле һәм "5"легә укыган студентларның матди хәлләре бераз җиңеләергә мөмкин. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы аларны бюджетка күчерү турындагы боерыкка үзгәрешләр кертергә җыена. Әмма бер шарт бар: әлеге юнәлеш буенча буш урыннарның булуы кирәк. Бүген мондый мөмкинлеккә сессияләрен вакытында тапшырган, тәртипле, акчаларын вакытында...
-
Тагын бер үзәк
Мәләкәс аръягы бистәсендә күп функцияле "Эврика" мәдәният үзәге сафка кертелде. Аны ачу тантанасында шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, республикада өч елга исәпләнгән "Авыл клублары" программасы гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә Чаллыда төзелгән беренче клуб - Элеватор тавындагы "Кызыл тау" мәдәният үзәге инде ике ел халыкка...
-
Ford Sollers утильләштерүгә кереште
Шәһәребез Ford Sollers компаниясе утильләштерү буенча үз программасын киңәйтү турында игълан итте. Ford Focus машинасын сатып алучылар - 140 мең сум, Ford Mondeoны сайлаучылар - 100 мең сум, Ford S-MAX һәм Ford Galaxy минивеннарына өстенлек бирүчеләр 50 мең сумга кадәр акчаларын янга калдыра алачак. Әлеге ташламадан клиент теләсә нинди елгы...
-
Өчне бишкә төзәтер өчен
Эштән кайтышлый кибеткә сугылып чыгу язылмаган канун бит инде ул. Үтәми кара - ипи-сөтсез каласың. Тиз генә кереп чыгам дип кибеткә кереп барышлый ике әби кармагына капканымны сизми дә калдым. Олылар сүз катканда тыңларга күнеккәнлектән, берәр йомышлары бардыр, дидем. Мине сәламәтлегемне кайгыртып туктатканнар икән. Ерак түгел генә урнашкан офисларына сәламәтлек...
-
Филләр йөри... бакчада
"Җиңү" паркы аша үтеп бара идем, гаҗәеп бер күренешкә тап булдым: озын борыннары белән чирәм ашап... филләр йөри. Әллә Африка безгә күчкәнме, дип торам. Шушы паркта фотога төшерүчеләр иңендә йөргән маймылларны күргәнем бар иде, болары каян килеп чыккан тагын? Ул да булмады, филләр көтүче үзе дә күренде. Каяндыр шаулашып, дүрт-биш...