Югары процентка ышанмагыз!
Радио, телевидениедә төрле финанс оешмаларының югары процентка халыктан кертемнәр кабул итүе, займнар бирүе, кредитларны түләргә булышуы турында игъланнар еш яңгырый, алар газета битләрендә дә күп.
Кесәсендә бераз акчасы булган кешеләр, аларның югары процент вәгъдә итүенә ышанып, мошенникларның кармагына эләгә. Запас акчаларыннан тәмам колак каккач кына алар ярдәм сорап, хокук саклау...