Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучыларыбызны хөрмәтлибез

2нче гимназиянең "Ак җилкәннәр" тимурчылар отряды шәһәрдә һәм мәктәптә бик күп изге эшләр башкара. ле күптән түгел безнең башлангыч белән гимназиядә иртәнге зарядка үткәрелде. Барлык укучылар анда актив катнашты. Сыйныф советы әгъзалары яңа башлангычны классларда дәвам итәрләр, дип ышанабыз. Бу көннәрдә тимурчыларның эшләре бигрәк тә күп. Без "Укытучыны котла!" акциясендә...

2нче гимназиянең "Ак җилкәннәр" тимурчылар отряды шәһәрдә һәм мәктәптә бик күп изге эшләр башкара.

ле күптән түгел безнең башлангыч белән гимназиядә иртәнге зарядка үткәрелде. Барлык укучылар анда актив катнашты. Сыйныф советы әгъзалары яңа башлангычны классларда дәвам итәрләр, дип ышанабыз.

Бу көннәрдә тимурчыларның эшләре бигрәк тә күп. Без "Укытучыны котла!" акциясендә катнашабыз.

Дәресләрдән соң ГЭС бистәсенә җыелдык. Максатыбыз - укучыларның рәхмәт сүзләрен яраткан укытучыларына җиткерү. Урамнан үтүчеләр тимурчылар әзерләгән котлау открыткаларына күңел түрләреннән чыккан рәхмәт сүзләрен яздылар. Алар арасында мәктәпне күптән тәмамлаган өлкәннәр дә, яңа гына уку йортларын бетергән студентлар да бар. Яшьләр арасында сөекле мөгаллимнәрен бәйрәм белән котлаучы яшьләр күп булуы безне бигрәк тә сөендерде. Еллар үтеп, олыгая барган саен, элекке укучыларның укытучыларын онытмавы, киресенчә, аларга хөрмәт һәм рәхмәтләре арта бару һәммәбезне сокландырды. Хәзер бәйрәм котлауларын хуҗаларына илтеп җиткерәсе генә калды.

Укытучылар көне якынлашкан бу көннәрдә гимназиядә бәйрәмгә зур әзерлек бара. Без, тимурчылар, сөекле укытучыларыбызга күптөрле чаралар әзерлибез. Иртән мөгаллимнәребезне музыка астында йолдызлы юл - "тере коридор" аша каршы алырга уйлыйбыз. Флешмоб та әзерләдек. Укытучыларыбызга телевизор аша видеокотлау тапшырачакбыз. Алар өчен әти-әниләр белән берлектә концерт-тамаша оештырабыз. Бәйрәм көнне укытучыларыбыз өчен бәйрәм кафесы эшләячәк. Рәхәтләнеп ял итсеннәр. Бу көнне Үзидарә көне оештырып, гимназия администрациясен һәм педагогларны алыштырырга уйлыйбыз. Укытучыларыбыз дәресләр үткәрергә һәммәбезне алдан әзерләде. Сынатмабыз дип уйлыйбыз.

Укытучыларыбызны яраткан газетабыз "Шәһри Чаллы" аша да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булыгыз, иҗади уңышлар сезгә!

"Ак җилкәннәр" тимурчылар отряды әгъзалары исеменнән

Филимонова Диана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев