Шəhри Чаллы

Уңышлы “Сәфәр”

2нче гимназиядә "Сәфәр" дигән исем астында спорт туризмы беренчелеге үтте. "Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен" шәһәр акцияләре кысаларында чараны "Сәләт-Чаллы" иҗтимагый оешмасы һәм "Яшүсмер" яшүсмерләр һәм яшьләр клублары үзәге оештырды. Ярышлар җәяүлеләр һәм тау туризмы буенча үткәрелде. Билгеле бер озынлыкта һәм вакыт аралыгында табигый, ясалма каршылыкларны үтүдә иң яхшы командалар,...

2нче гимназиядә "Сәфәр" дигән исем астында спорт туризмы беренчелеге үтте.

"Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен" шәһәр акцияләре кысаларында чараны "Сәләт-Чаллы" иҗтимагый оешмасы һәм "Яшүсмер" яшүсмерләр һәм яшьләр клублары үзәге оештырды.

Ярышлар җәяүлеләр һәм тау туризмы буенча үткәрелде. Билгеле бер озынлыкта һәм вакыт аралыгында табигый, ясалма каршылыкларны үтүдә иң яхшы командалар, туристлар ачыкланды.

Шәхси зачетта иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән катнашучылар белән алга таба туризм буенча секциядә шөгыльләнү планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: