Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Полиция эшкә чакыра

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре билгеле бер вакыт җиткәч, лаеклы ялга китәләр. Шуңа күрә, Чаллы эчке эшләр идарәсе гарнизоны кадрларга кытлык кичерә. "Шәһәрдә җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен хезмәткәрләрнең җитәрлек булуы мөһим", - ди идарәнең кадрлар бүлеге башлыгы Александр Зиновьев. Хокук саклау органнарына түбәндәге категориядәге гражданнар кабул ителә: - хәрби бурычын...

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре билгеле бер вакыт җиткәч, лаеклы ялга китәләр.

Шуңа күрә, Чаллы эчке эшләр идарәсе гарнизоны кадрларга кытлык кичерә. "Шәһәрдә җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен хезмәткәрләрнең җитәрлек булуы мөһим", - ди идарәнең кадрлар бүлеге башлыгы Александр Зиновьев. Хокук саклау органнарына түбәндәге категориядәге гражданнар кабул ителә:

- хәрби бурычын үтәгән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары. Әлеге тармакта эшләүчеләр физик яктан нык булырга, корал белән эш итә белергә тиешләр.

- югары юридик һәм икътисадый белемгә ия булучылар оперуполномоченныйлар итеп кабул ителә.

- югары белемле гражданнар төрле бүлекләрдә офицер булып эшли алалар.

Теләгән кешеләр Казан Федераль университетының юридик факультетында икенче югары белем алырга хокуклы. Биредә уку, яшәү бушлай.

- Сигезенче сыйныфны тәмамлаучылар Алабуга Суворов училищесына керә алалар. Аларны тулысынча дәүләт тәэмин итә. Өстәвенә, стипендия дә түләнә.

- Урта мәктәпне тәмамлаучылар исә КФУда 5 ел укып, лейтенант булып эшкә кайталар. Аларны да дәүләт бушлай укыта, полиция хезмәткәренең айлык уртача эш хакы күләмендә стипендия түли.

Чаллы эчке эшләр идарәсе физик яктан сау-сәламәт егетләрне эшкә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X