Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 14 ноябрь 2014 яңалыклары

    • 14 ноябрь 2014 - 08:37
      Җырлы-моңлы тормыш юллары
      1944 елның матур язы. Украинада җимерелгән йортлар күп булса да, табигать ничек гүзәл икән монда. Төрле төсләргә кереп сиреньнәр, каштаннар чәчәк ата. Каты яраланудан әле савыгып җитмәгән рядовой Нәҗип Низамов шуларны күреп хисләнеп, частенә таба бара. Туган якларда да хәзер матурдыр. Өй каршындагы шомыртлары да чәчәккә бөреләнгәндер. Әй, бер кайтып...
    • 14 ноябрь 2014 - 08:30
      Мунча әзер
      Яңа шәһәрдәге мунчаны төзекләндерү тәмамланды. Быел биредә 2-3нче каттагы юыну һәм пар бүлмәләре яңартылды. Әлеге эшкә 3,5 млн сум акча сарыф ителде. Энергия чыганакларына һәм газга бәяләр арту белән бергә, мунчада юыну да якынча 10 процентка (160 сумнан 175 сумга кадәр) кыйммәтләнергә мөмкин. Ә менә пенсионерлар өчен ташламаларны сакларга тырышачакбыз....
    • 14 ноябрь 2014 - 08:23
      Юкә – Татарстан символы
      "Аллея России" сайтында РФ төбәкләренең үсемлек символлары өчен тавыш бирү тәмамланды. Конкурс йомгаклары буенча, 18918 тавыш белән Татарстан Республикасы символы итеп юкә агачы сайланды.Хәзер юкә Татарстан символы буларак, Севастопольдәге Россия аллеясенә утыртылачак.
    • 14 ноябрь 2014 - 08:19
      Безнең “КАМАЗ”лар Аргентинага китте
      "КАМАЗ-Мастер" командасы үзенең спорт техникасын "Дакар-2015" ярышларында катнашу өчен Франциягә җибәрде. Анда машиналар Аргентинага китәчәк паромга төялә. 4 январь көнне безнең команда Буэнос-Айрес шәһәрендә узачак халыкара марафонда катнашачак. Данлыклы "КАМАЗ-Мастер" автомобильләрен озатырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Яңа спорт машинасын ул үзе руль артына утырып бәяләде һәм бик...
    • 14 ноябрь 2014 - 07:53
      Бурычың булса, түлә!
      Прокуратура Чаллы идарә итү компанияләренең 74 млн сум бурычларын түләргә мәҗбүр итте. Энергия ресурсларын кулланып та вакытында түләүне сузып килгән һәм бурычларын зур суммаларга "җыйган" идарә итү компанияләре белән аеруча катгый сөйләшү булды. Чөнки әлеге тоткарлык халыкка коммуналь хезмәт күрсәтүне чикләүгә яки бөтенләй туктатуга китерергә мөмкин. Бүгенге көнгә 9 идарә...
    • 14 ноябрь 2014 - 07:24
      Бигеш аэропорты яңартыла
      Мәскәүдә Росавиация, ТР хөкүмәте һәм "Бигеш аэропорты" ҖЧҖ арасындагы өч яклы килешүгә кул куелды. Аэропорт комплексын яңартып төзүгә юнәлтелгән әлеге инвестиция проекты 2,9 млрд сумга төшәчәк. Шуның 1,95 млрд сумы - федераль бюджеттан, 499 млн сумы - ТР бюджетыннан һәм 467,4 млн сумы инвестордан алынды. "Бизнес Online" электрон матбугат чарасында...
    • 14 ноябрь 2014 - 07:13
      Куркыныч матдәләр
      Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе яңа төрдәге куркыныч наркотиклар барлыкка килүен хәбәр итә. Тарта торган "спайс"лар һәм синтетик "марка"лар куллану нәтиҗәсендә үлем очраклары да булган. Мәсәлән, Россиядә әлеге матдәдән 700дән артык кеше зыян күргән, аларның 30ы үлгән. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре республикада бу "эш" белән...
    • 14 ноябрь 2014 - 07:01
      Бәйге башланды
      Мәдәният елы кысаларында Татарстанда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән яңа проект гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында 12 ноябрьдә шәһәребез китапханәләрендә укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды. "Мәдәни көндәлек" конкурсы ике этапта уздырылып, 12 ноябрьдән алып киләсе елның 26 маена кадәр барачак. Беренче этап 27 декабрьгә кадәр дәвам итә. Ул "Беренче сыйныфта укучы...
    • 14 ноябрь 2014 - 06:59
      Президентка яңа күпер ошады
      Трамвай депосы районында капиталь төзекләндерүдән соң яңа күпер файдалануга тапшырылды. Чаллы елгасы аша салынган күпернең Титов урамы янындагы өлешен төзүчеләр 5,5 ай эчендә танымаслык итеп үзгәрттеләр. Моның өчен 188 миллион сум акча тотылды. Күпер "пик" вакытларында "Пединститут" тукталышы күперендәге транспорт агымын киметергә мөмкинлек бирәчәк, диләр төзүчеләр. - Күпер бүгенге заман...
    Реклама