11 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Күргәзмәгә килегез
Чаллыда төбәкара гаилә форумы-2015 үтә. Шул уңайдан кичә "ЭКСПО-КАМА" күргәзмә үзәгендә " Мәгариф. Карьера", "Медицина. Сәламәтлек" һәм "ГАИЛӘ планетасы" дигән махсуслаштырылган күргәзмәләр ачылды. "Мәгариф. Карьера-2015" күргәзмәсе быел унтугызынчы мәртәбә оештырылды. Бу күргәзмә мәктәп укучылар һәм студентлар өчен генә түгел, үзаңын үстерергә, фән-техника өлкәсендәге яңа казанышлар белән танышып барырга теләүче шәһәрдәшләр...
-
“Теле барлар – халык булыр...”
Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ана телендә дөрес сөйләргә, телебезнең мөмкинлекләрен, аһәңен, матурлыгын тоярга-сиземләргә, матур, сәнгатьле итеп шигырьләр, әдәби әсәрләр сөйләргә өйрәтү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри да: "...Кеше үзенең ана телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас", - дип бик хаклы әйткән. Татар халкы...
-
Хөрмәткә лаек шәхес
Авылдашым спорт мастеры Фирдәвис абый Шәемов -легендар шәхес. Чаллыда күп еллар яшәсә дә туган ягы Актаныш районы Аеш авылын сагынып гомер итә, ел да көзен шунда кайтып йөгерү буенча ярышлар үткәреп килә. Күпләр аның марафончы, СССР вакытында илебезне дөнья чемпионатларында җиңел атлетика буенча яклап чыгыш ясаган йөгерешче икәнен белмиләрдер дә....
-
Таныклыгың булмаса – ирегеңнән колак кагарсың...
Машина бүген һәр гаиләнең иң мөһим мөлкәтенә әйләнеп бара дисәм, һич ялгышмам. Йорт яннарын уратып тезелгән, хәтта тротуарларны биләгән автомобильләргә карап, кайчак хәйран каласың! Безнең Чаллыда гына 200 меңнән артык җиңел машина исәпләнә. "Автостат" аналитик агентлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елның 1 июленә Россия автомобильләр паркында 41 миллион җиңел машина теркәлде....
-
“КАМАЗ-Мастер” егетләренә хәерле юл телибез
8 ноябрь көнне "КАМАЗ-Мастер" командасы "Дакар-2016" марафонына кузгалды. Озын юлга чыгар алдыннан данлыклы узышчылар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Халыкара раллиларда сыналган, тагын да яңартып җиһазландырылган машиналарның берсенә утырып, куәтен һәм тизлеген дә сынады. Команданы озатуда шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" АҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм...
-
Туганнар килә
Татарстанда беренче тапкыр Кырым татарларының «Кырым» фольклор ансамбле гастрольләре узачак. Концертлар ике мәйданчыкта - Чаллының Орган залында һәм Казанның «Уникс» залы сәхнәсендә була. «Кырым» ансамбле 1990 елда Симферопольдә оешкан. Директоры һәм сәнгать җитәкчесе - Украина Республикасының һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәрвәр Какура.
-
Бәяләр арта
"Электротранспорт" ҖЧҖ генераль директоры Рәшид Шәмсединов трамвайда йөргән өчен тиздән 20 сум түләргә кирәк булачагын әйтте. Бу мәсьәлә буенча инде документлар әзерләнеп, республика тарифлар комитетына җибәрелгән. Генераль директор башка шәһәрләрдә әлеге төр шәһәр транспортында бәяләр күптән артты дип белдерде. Яңа елдан маршрут автобусларында йөргән өчен дә бәяләр артыр дип көтелә.