12 июль 2016 яңалыклары
-
Шәһәрдәшләр ярдәмсез калмас
Мәгълүм булганча, 10 июльдә яңа шәһәрнең 53/28 йортында газ шартлау нәтиҗәсендә янгын чыккан иде. Шәһәр җитәкчеләре һәлакәт урынында булып, халык белән сөйләштеләр һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү чараларын күрделәр. Әлеге шәһәрдәшләребезне 1/16 йортындагы кунакханәгә урнаштырдылар.
-
Болгар икенче Мөселман яшьләре форумы үтәчәк
16-23 июльдә Болгар шәһәрендә чатыр лагеренда икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы узачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгы форумның катнашучылар саны буенча аерылып торуын билдерә. Беренче форумда 80 кеше катнашкан, алар арасында Татарстаннан, Башкортостан, Чуашстаннан вәкилләр булган.
-
Бәйгедә катнашучы Татарстан символлары артты
Казан (Идел буе) федераль университеты башкаланың Твоя-Россия.рф сайтына кергән өченче символы булды, дип хәбәр итә intertat.ru сайты. Шулай итеп, Казан күренекле өч объекты 5 мең тавыш җыя алган беренче шәһәр булды. Моңа кадәр, 1 июльдә Казан Кремле, ә 8 июльдә Кол Шәриф мәчете картада пәйда булган иде.
-
"КАМАЗ-мастер"узышчыларына тиңнәр юк
"Ефәк юлы-2016" халыкара узышларының 4 нче этабы төгәлләнде. Әлеге этапта "КАМАЗ-мастер"ның капотлы йөк машинасында узышучы Эдуард Николаев экипажы беренче булды, дип хәбәр итә intertat.ru сайты. Йөк машиналары арасында финишка икенче булып һәм лидердан 4 минут та 33 секундка калышып, "Рено" белән Голландия спортчысы Паскаль де Бар килде.
-
Татарстан буйлап – сәяхәткә
Доллар һәм евро үсеше, илләр арасындагы сәяси вәзгыять күпләребезнең җәйге ялларына җитди үзгәрешләр кертте. Халкыбыз тыныч һәм икътисадый яктан кулай булган Россия курортларына өстенлекне бирә башлады. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә дә, соңгы биш ел эчендә илебездә эчке туризм үсеше күзәтелә.