16 август 2016 яңалыклары
-
16 август 2016 - 12:32Татарстанда сыйфатсыз бензин сатучы АЗСлар билгеле булды - исемлек2016 елның беренче яртыеллыгында "Ягулык энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе" ГБУ 789 бензин һәм дизель ягулыгы пробасын алган. Аларның 24ендә ГОСТ кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Идарә башлыгы Роберт Гыйләҗев "Татар-информ"да узган матбугат конференциясе барышында кагыйдә бозулар ачыкланган АЗСлар исемлеген тәкъдим итте.
-
16 август 2016 - 12:30“КАМАЗ” җанатарларыннан хат"КАМАЗ" футбол командасы җанатарлары шәһәр хакиме, "КАМАЗ" футбол клубы Президенты Наил Мәһдиевка, баш тренер итеп 58 яшьлек Валерий Четверикны билгеләүне сорап хат юлладылар. Анда "Безнең фикеребезчә, бу Чаллы футболының иң яхшы традицияләрен яңартуга ярдәм итәчәк", - дигән юллар бар.
-
16 август 2016 - 12:28Kүпер ачылаТүбән КАМА ГЭСы аша күперне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Күпер төзү буенча белгечләр төп эшләрен тәмамлаган инде. Хәзер анда юл төзүчеләр асфальт җәя. Алар барлык эшләрне атна дәвамында төгәлләп, хәрәкәтне тулысынча ачарга планлаштыралар.
-
16 август 2016 - 11:55Шәһәр чиста булсын өченЧаллыда җәйге өмәләр башланып ките. Башка елларда парклар, скверлар, яшел зона чүп-чардан чистартылса, быел су буйлары тәртипкә китерелә.
-
16 август 2016 - 08:38Директорны кулга алганнар"Автомобиль юллары предприятиесе" директоры Фәрит Кыямов тоткарланган. Аңа карата "Хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану" һәм "Акча түләп үз ягына аудару" маддәләре буенча ике җинаять эше кузгатылган.
-
16 август 2016 - 06:13Чаллы эшмкәрләре Ижауга китә6-11 сентябрьдә Чаллы эшмәкәрләре үз продукциясен Ижау шәһәрендә тәкъдим итәчәк. "#АЛГА ТАТАРСТАН" клубына республика эшмәкәрләре дә кушыла. Ижау шәһәрен яуларга бизнес вәкилләре яңа составта бара. Чит төбәкләрдә мондый чараларның беренчесе 21-27 июньдә Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә узды.
-
16 август 2016 - 06:12Балның ниндие генә юкЧаллының "Азатлык" мәйданында бал ярминкәсе эшли башлады. Ул 21 августка кадәр дәвам итә. Биредә балның ниндие генә юк. Сәламәтлек өчен файдалы ризыклардан саналган балның өч литрлы банкасы 1200-1500 сум тора. Авыз итәсең килсә, кечкенә савытларда 100-200 сумга да алып була.
-
16 август 2016 - 06:09Бер алтын, ике көмешЧаллы мәктәп укучыларының Көньяк Кореяга робот техникасы буенча халыкара ярышларга китүе турында хәбәр иткән идек. Кытай, Малайзия, Индонезия, Израиль, Палестина, Россия, Тайланд һәм Австралиядән барлыгы 700 дән артык бала катнашкан чарада шәһәребез егетләренең уңышлы чыгыш ясаулары да мәгълүм булды. Илдан Дәүләтшин, Асман Төхвәтуллин һәм Дамир Сабиров команда белән ясаган проектлар...
-
16 август 2016 - 05:1716 августа - единый день «Горячей телефонной линии» в Росреестре ТатарстанаСегодня, 16 августа, во всех территориальных отделах управления Росреестра по Республике Татарстан с 8.00 до 17.00 проходит горячая линия для граждан, посвященная вопросам замены свидетельств о государственной регистрации прав на недвижимое имущество и сделок с ним, на выписки из Единого государственного реестра прав на недвижимое имущество и сделок с ним....