24 июль 2017 яңалыклары
-
С начало года в городе произошло 88 пожаров
Согласно статистике на сегодняшний день произошло - 88 пожаров, за аналогичный период прошлого года 95 пожаров. Из них примерно 45% пожаров произошло в жилом секторе. На них в жилом секторе погибло 2 человека, за аналогичный период прошлого года 4 человека, и травмировано 14 человек, за аналогичный период прошлого года 8...
-
Уку йортларында «урак өсте»: бюджет урыннары кимегән, бәяләр арткан
Абитуриентлар өчен хәзерге вакыт чыннан да урак өсте вакыты. Документлар кабул ителеп, тешне кысып кына түзеп, нәтиҗәләр көтү чоры. Быел Татарстанда барлыгы 14,5 мең укучы мәктәпне тәмамлады. Министрлар Кабинетында узган брифингта быелгы кабул итү кампаниясенең яңалыклары турында сөйләштеләр. Республиканың югары уку йортларында 15 мең 806 бюджет урыны каралган.
-
Чаллы мөслимәләре өчен үзенчәлекле ярминкә үтте
Чаллы шәһәренең "Ихлас" мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсәдә мөслимәләр өчен кызлар җыены булды. Биредә Аллаһ сүзе яңгырады, бәхетле булу серләре турында Ислам галимнәре фикерләренә таянып әңгәмә корылды. Шулай ук чарага килүчеләр үзара аралашып, киңәшләшеп, бер-берсенә киемнәр белән дә ярдәм иттеләр.
-
Дүртенче каттан егылып төшкән
Чаллының 4 катлы 25/08 йортының ишек өстендәге түбәгә 37 яшьлек ир-егет егылып төшкән. Коткаручылар аны алып төшеп табибларга тапшыралар. Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә аның баш мие селкенүен һәм башыяралануын, оча сөякләре сынуын әйтәләр. Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар. Вакыйга якшәмбе көнне көндезге 11 сәгатьтә була. Фото: ГУ МЧС по РТ.
-
Чаллыда поликлиникадан 224 кешене эвакуацияләгәннәр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Чаллыда Яңа шәһәрдә төтен баскан поликлиникадан 224 кешене эвакуацияләгән. Аларның 150се поликлиникага килүчеләр, 74е персонал, дип җиткерә "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Ачыкланганча, подвалда электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш аркасында бинага төтен таралган. Ут чыкмаган. http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/24/144952/
-
Ташландык чиркәүдә үтә күренмәле күлмәктән фотога төшкән
Чаллыда социаль челтәрләрдә җәнҗал куера: ташландык чиркәүдә үтә күренмәле күлмәктән фотосессия үткәргәннәр. Илгиз Шәйхетдинов атлы фотосүрәтче «MILANO boutique» компаниясе өчен Ксения Калугина исемле туташны төрлечә капрон күлмәктән фотога төшергән. Алар бу эшне Алабуга районы Гари авылындагы ярым җимерек христиан гыйбадәтханәсендә башкарганнар. Фотолар интернентка элккәч, халык моңа ачуы килеп төрле каргышлар...
-
Кайчан, кемнәр өләшкәннәр бу җирләрне?
Яр Чаллы башкарма комитеты шәһәр милкен исәпкә алганда 130 җирдә бернинди файдалануга хокук бирүче документы булмаган участокларны ачыклаган. Аларның күбесендә шәхси эшмәкәрләр ия булган сәүдә нокталары, халыкка хезмәт күрсәтү урыннары, кафелар, машина кую урыннары һәм башка шундый коммерция белән бәйле объектлар урнашкан. Шушы җирләрдән бурыч 64,5 миллион сумны тәшкил итә...
-
Мәскәүдә Русия һәм Татарстан арасында Шартнамәне яңартуны хуплап автойөрешкә чыктылар
Автойөрешкә чыккан машиналарга "Шартнамә акчадан өстен" дип язылган шигарләр беркетелгән, Татарстан әләме куелган иде. 22 июль Мәскәүдә Русия һәм Татарстан арасында шартнамәне яңартуны хуплап флешмобка чыгучылар булды, дип белдерде әлеге чараны күргән активистларның берсе. Кимендә биш машина Сабантуй бәйрәме оештырылган Коломенский паркы тирәле берничә түгәрәк ясаган. Активист сүзләренчә, автойөрешне тыючы...
-
"Татфондбанк"ның физик затларга барып җитмәгән түләүләре ияләренә кайтарылачак
Мораторий кертелгәнче физик затлар тарафыннан салынган түләүләр баланста теркәлгән һәм иминият акчасын кайтару программасы кысаларында кире кайтарылачак, дип хәбәр итә Керемнәрне иминиятләштерү агентлыгы. Кертемчеләргә юлланган хатта язылганча, "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы канун нигезендә, банк кассасына кертелгән яки түләүче хисабыннан алынган түләүләр башкарылган операция дип санала. Искәртеп үтәбез, мораторий 2016 елның...