Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайчан, кемнәр өләшкәннәр бу җирләрне?

Яр Чаллы башкарма комитеты шәһәр милкен исәпкә алганда 130 җирдә бернинди файдалануга хокук бирүче документы булмаган участокларны ачыклаган. Аларның күбесендә шәхси эшмәкәрләр ия булган сәүдә нокталары, халыкка хезмәт күрсәтү урыннары, кафелар, машина кую урыннары һәм башка шундый коммерция белән бәйле объектлар урнашкан. Шушы җирләрдән бурыч 64,5 миллион сумны тәшкил итә...

Яр Чаллы башкарма комитеты шәһәр милкен исәпкә алганда 130 җирдә бернинди файдалануга хокук бирүче документы булмаган участокларны ачыклаган. Аларның күбесендә шәхси эшмәкәрләр ия булган сәүдә нокталары, халыкка хезмәт күрсәтү урыннары, кафелар, машина кую урыннары һәм башка шундый коммерция белән бәйле объектлар урнашкан. Шушы җирләрдән бурыч 64,5 миллион сумны тәшкил итә икән. Бу хакта җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззатуллин белдерде. Аның сүзләрен шәһәр хакиме Наил Мәһдиев хуплап болай диде:

-Беркем дә түләү турында бик озак еллар уйлап та карамаган, бу шулай дәвам иткән. Без эшмәкәрләрнең халыкка хезмәт күрсәтүенә бик шатбыз, әммә ул законлы нигездә дөрес документлар белән рәсми теркәлгән урында башкарылырга тиеш.

Чаллы башкарма комитеты һәм шәһәр җитәкчелеге кайчандыр законсыз алынган участокларга дәгъвалар белдерүен дәвам итә һәм аларны закон нигезендә тәртипкә салуда конкрет эшләр башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев