Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә Русия һәм Татарстан арасында Шартнамәне яңартуны хуплап автойөрешкә чыктылар

Автойөрешкә чыккан машиналарга "Шартнамә акчадан өстен" дип язылган шигарләр беркетелгән, Татарстан әләме куелган иде. 22 июль Мәскәүдә Русия һәм Татарстан арасында шартнамәне яңартуны хуплап флешмобка чыгучылар булды, дип белдерде әлеге чараны күргән активистларның берсе. Кимендә биш машина Сабантуй бәйрәме оештырылган Коломенский паркы тирәле берничә түгәрәк ясаган. Активист сүзләренчә, автойөрешне тыючы...

Автойөрешкә чыккан машиналарга "Шартнамә акчадан өстен" дип язылган шигарләр беркетелгән, Татарстан әләме куелган иде.

22 июль Мәскәүдә Русия һәм Татарстан арасында шартнамәне яңартуны хуплап флешмобка чыгучылар булды, дип белдерде әлеге чараны күргән активистларның берсе. Кимендә биш машина Сабантуй бәйрәме оештырылган Коломенский паркы тирәле берничә түгәрәк ясаган.

Активист сүзләренчә, автойөрешне тыючы булмаган. Машиналарга "Шартнамә акчадан өстен" дип язылган шигарләр беркетелгән. Машина тәрәзәсеннән Татарстан әләмен җилфердәтеп узучылар да бар.

Автойөрешкә чыккан машиналарның берсе
Автойөрешкә чыккан машиналарның берсе

Социаль челтәрләрдә бу гамәлне хупладылар. "Батырлар күп булмый, эш санда түгел, ә гамәлдә", "Мәскәүләр батыр икәнсез. 30 август Казанда да оештыру кирәк. Ятып калганчы атып калыйк" дигән һәм башка язулар калдырдылар.

Мәскәүдә узачак Сабантуй алдыннан Мәскәү яшьләренең инициатив төркеме Татарстан һәм Русия арасындагы Шартнамә озайтуны хуплап, машиналарда флешмоб оештырырга теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев