Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уку йортларында «урак өсте»: бюджет урыннары кимегән, бәяләр арткан

А­би­ту­ри­ент­лар өчен хә­зер­ге ва­кыт чын­нан да урак өс­те ва­кы­ты. До­ку­мент­лар ка­бул ите­леп, теш­не кы­сып кы­на тү­зеп, нә­ти­җә­ләр кө­тү чо­ры. Бы­ел Та­тар­стан­да бар­лы­гы 14,5 мең уку­чы мәк­тәп­не тә­мам­ла­ды. Ми­нис­тр­лар Ка­би­не­тын­да уз­ган бри­финг­та бы­ел­гы ка­бул итү кам­па­ни­я­се­нең яңа­лык­ла­ры ту­рын­да сөй­ләш­те­ләр. Рес­пуб­ли­ка­ның юга­ры уку йорт­ла­рын­да 15 мең 806 бюд­жет уры­ны ка­рал­ган.

"Бу уз­ган ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 1,5 про­цент­ка ким­рәк", - ди Та­тар­стан мә­га­риф һәм фән ми­нис­т­ры­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры Ан­дрей По­ми­нов. Бы­ел бел­геч­лек юнә­ле­ше­нә - 1247, ма­гис­т­ра­ту­ра­га - 5 мең 252 , ба­ка­лав­ри­ат­ка - 9 мең 307 ке­ше ка­бул итә­чәк­ләр. "Мәгъ­лү­мат тех­но­ло­ги­я­лә­ре", "хи­мия", "элек­тро­ни­ка, ра­ди­о­э­лек­тро­ни­ка һәм сис­те­ма­лар", "фи­зик тәр­бия һәм спорт" ке­бек юнә­леш­ләр­гә урын­нар арт­са, гу­ма­ни­та­рия өл­кә­сен­дә, ки­ре­сен­чә, «тел һәм әдә­би­ят", "сер­вис һәм ту­ризм", "ар­хи­тек­ту­ра", "икъ­ти­сад һәм ида­рә", "юрис­пру­ден­ция" бел­геч­ле­ге­нә урын­нар ки­ме­тел­гән.

Төп яңа­лык­лар­ның бер­се - бы­ел Ка­зан фе­де­раль уни­вер­си­те­тын­да тү­лә­ү­ле бү­лек­тә бе­лем алу­чы­лар өчен бә­я­ләр арт­кан. Уни­вер­си­тет­ның бе­рен­че про­рек­то­ры Ри­яз Мин­за­ри­пов әй­тү­ен­чә, уни­вер­си­тет­тан бел­геч бу­лып чы­гу өчен, сту­дент­лар­га елы­на ки­мен­дә 102 мең сум тү­ләр­гә ки­рәк бу­ла­чак. Сүз уңа­ен­нан, был­тыр бу сум­ма елы­на 64 мең сум гы­на бул­ган. Хә­зер­ге ва­кыт­та КФУ­га ин­де 2 мең­нән ар­тык га­ри­за ка­бул ител­гән. Мәк­тәп­ләр­дә ат­тес­тат­лар әле уз­ган ат­на­да гы­на тап­шы­ры­ла баш­ла­ды. До­ку­мент би­рү­че­ләр ки­лә­се көн­нәр­дә та­гын да ар­тыр, мө­га­ен. Га­дәт­тә­ге­чә, рей­тинг бу­ен­ча иң кыйм­мәт­ле бел­геч­лек - теш та­би­бы. КФУ­да инг­лиз­чә бе­лем би­рә тор­ган сто­ма­то­ло­гия бү­ле­ген­дә уку елы­на 450 мең сум­га тө­шә.

Икен­че яңа­лык - Ка­зан ил­кү­ләм тик­ше­ре­нү тех­но­ло­ги­я­ләр уни­вер­си­те­тын­да (КХТИ) яңа рек­тор - Сер­гей Юш­ко. Бы­ел ан­да чит­тән то­рып уку бү­ле­ген­дә ма­гис­т­ра­ту­ра­га 21 бюд­жет уры­ны бү­леп би­рел­гән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев