Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мөслимәләре өчен үзенчәлекле ярминкә үтте

Чаллы шәһәренең "Ихлас" мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсәдә мөслимәләр өчен кызлар җыены булды. Биредә Аллаһ сүзе яңгырады, бәхетле булу серләре турында Ислам галимнәре фикерләренә таянып әңгәмә корылды. Шулай ук чарага килүчеләр үзара аралашып, киңәшләшеп, бер-берсенә киемнәр белән дә ярдәм иттеләр.

Ничек итепме? "Бәхетле булу бик җиңел" дип аталган чараны ачып җибәргән бик тә үзенчәлекле ярминкә кысаларында.

Әйтергә кирәк, гади генә ярминкә булмады ул. Биредә мөслимәләр үзләренең киелми торган киемнәрен алып килеп башкалар белән алмашты, шул рәвешле гардеробларын яңартты. Шулай ук бала киемнәре ярминкәсе дә эшләде. Соңыннан күмәкләшеп өйлә намазы укылды. Аннары аралашу "Ихсан" хәйрия фонды ярдәме белән һәм шулай ук туташ-ханымнар үзләре алып килгән сый-нигъмәтләрдән әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Мөслимәләр үзләре белән таныштырганда кайда эшләүләре, өйдә вакытта нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. Шул рәвешле дуслык җепләре бәйләнгәч, әлеге чараның төп өлеше башланды - бәхет турында ачыктан-ачык сөйләшү, бәхет юлын билгеләү һәм бәхетле булу сәбәпләрен үзеңдә булдыру.

Бәхет төшенчәсенең аерым төгәл билгеләмәсе юк, һәркем аны төрлечә аңлый, төрлечә кабул итә. Калебең рухи һәм физик халәтеңнән канәгать икән, димәк, син - бәхетле. Канәгатьлеккә исә һәр кеше үзенчә ирешә. Берәүләр бар дип, икенчеләр юк дип яши. Ә кемдер әлеге "юк"ларны да бәхеткә әверелдерә. Мәсәлән, миндә каты авыру юк, миндә дәвалап булмаслык чире булган туганнар юк, күтәрә алмаслык бурычлар юк, өстәлемдә харам ризыклар юк дип. Нинди генә авыр вакытлар булса да, сынаулар беренче карашка җиңеп чыга алмаслык тоелса да, Аллаһ җиңеллеген бирә, бәхет ачкычын юлыңа чыгара. Бары күрә, тоя, ышана белергә генә кирәк. Шуңа күрә һәркем әлеге чарадан, үз күңеле кабул иткәнчә, бәхетле булу серләрен туплап, яңа дуслар табып, Аллаһ сүзен ишетеп, калеб сафландырып, өйләренә - гаиләләренә таралышты.

"Ихлас" мәчете имамы ярдәмчесе, "Ихсан" хәйрия фонды директоры Илгиз хәзрәт һәм әлеге чараны оештыручылар әйткәнчә, мондый чаралар мәчеттә һәрдаим үткәрелеп килә, ә менә ярминкә белән бергә уздырылуы әле беренче тапкыр гына икән. Мөслимәләр күңеленә мондый чараның хуш килүен исәпкә алып, ул киләчәктә дә ярминкәле җыеннарны оештыругы ышаныч белдерде.

"Ихсан" фонды исә әле ярты ел гына эшләвенә карамастан, бик күп мохтаҗларны сөендерергә өлгергән, бигрәк тә изге Рамазан аенда хәйрия гамәлләре күп кылынган. Ин шә Аллаһ, Раббыбыз кушкан эш дәвамлы булыр. Күпбалалы, авыр хәлдә калган гаиләләр өчен дә мондый чаралар киләчәктә дә оештырылыр.

Гөлчәчәк Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев