Шəhри Чаллы

20 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 20 сентябрь 2017 - 12:10
    КАМАЗ – иң популяр автомобиль
    «Автостат» аналитик агентлыгының 2017 нче елның август ае нәтиҗәләре күрсәткечләре буенча «КАМАЗ» ҖАҖ җитештергән йөк автомобиленең 4 моделе Россияның иң популяр йөк машиналары исемлегенә кертелгән. Август аенда бу машиналар иң күп сатып алынган йөк машиналарының берсе булып санала.
    1574
    0
    0
  • 20 сентябрь 2017 - 12:05
    Чаллы түрәләренең хезмәт хакы арта.
    1 нче октябрьдан Чаллы түрәләрнең хезмәт хаклары 1,049 тапкыр артачак. Әлеге проектны ТР министрлар кабинеты белән килешенеп гамәлгә кергән. Моннан тыш, түрәләр белән берлектә, муниципаль белем бирү учрежденияләренең башлыклары, узидәрә җитәкчеләре, исәп-хисап органы рәисләре дә югары хезмәт хакы ала башлаячаклар. Шунысын да әйтергә кирәк, хезмәт хакы артулар шәһәр бюджетына зыян...
    1651
    0
    0
  • 20 сентябрь 2017 - 10:54
    Элвин Грей һәм Tatarka татар милләте үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр исемлегенә кергән
    Татар милләте үсеше өчен кемнәр нинди өлеш керткән? Татар телен саклап калу мәсьәләсе көн кадагында торганда, күренекле шәхесләребезгә дә тукталып китәргә кирәк, дип яза "Идел" журналы.
    1652
    0
    0
  • 20 сентябрь 2017 - 07:16
    2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр арта
    Хөкүмәт 2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне 3,7 процентка индексацияләү карарын кабул иткән. Бу хакта хөкүмәт утырышы йомгаклары буенча Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә, дип җиткерә Татар-информ ТАССка сылтама белән.
    1465
    0
    0
  • 20 сентябрь 2017 - 06:57
    Билгеләнү
    76нчы гимназиянең директоры итеп, 40нче мәктәпне җитәкләгән Елена Плотникова билгеләнде. Моңа кадәр 76нчы гимназиянең директоры булып эшләгән Марсилә Сабирова лаеклы ялга китте.
    0
    0
    0
  • 20 сентябрь 2017 - 06:42
    Чаллыда уылдык җитештерә башлыйлар
    Республика комиссиясе Чаллы алгарышлы үсеш территориясе резиденты булырга теләгән компаниянең гаризасын карый. Бу компания ясалма уылдык, балык һәм коштан азык-төлек җитештерә. Биредә җитештерелгән ризыкны бөтен Россиядә һәм чит илләрдә сатарга планлаштыралар. Монда елына 3700 тоннадан артык товар җитештерергә җыеналар. "Чишмә" компаниясе әлеге проектны тормышка ашыруга 176 миллион сум акча тотачак....
    1466
    0
    0
  • 20 сентябрь 2017 - 06:36
    Эшле булыйм дисәң, кибеткә кил
    Чаллы мәшгульлек үзәге шәһәрнең эре сәүдә үзәкләрендә күчмә һөнәрләр ярминкәсе үткәрә башлады. Бу шәһәрдәшләребез өчен бик тә кулай. Азык-төлек алырга килгән җирдән эшле дә булып китәргә мөмкин. Узган ялларда шул рәвешле 28 кеше оешма-предприятиеләргә юллама алды.
    1175
    0
    0
Реклама