Шəhри Чаллы

10 октябрь 2017 яңалыклары

  • 10 октябрь 2017 - 12:37
    Йорт хайваннары өчен түләргә туры киләчәк?
    Халыкның гына түгел, йорт хайваннарының да исәбен алырга җыеналар, җәмәгать. Россия Дәүләт Думасы депутатлары эт-мәчеләрне терки башларга тәкъдим ясаган. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Владимир Панов хәбәр иткән.
    716
    0
    0
  • 10 октябрь 2017 - 12:32
    Чаллыда батут үзәгенә карата җинаять эше кузгатылды
    Балалары булган ата-аналар арасында шактый популяр булган "Внебопарк" батут үзәгендә куркынычсызлык кагыйдәләре тулысынча үтәлмәве ачыкланган. Әлеге очрак буенча ике җинаять эше кузгатылган. Бу үзәк эшендәге закон бозу очраклары турында Яр Чаллы тикшерү бүлегенә ата-аналардан ике гариза кергәч билгеле булган.
    620
    0
    0
  • 10 октябрь 2017 - 12:29
    Чаллыда кабат начар ис килә. Сәбәбе нидә?
    Социаль челтәрләрдә соңгы көннәрдә шәһәр һавасының начар исенә зарланалар. "Исәнмесез, шәһәр янә кош тизәге исен сулый" - шундыйрак пост астында шактый комментарийлар җыелган. "Кичә 20 комплекс янында суларлык түгел иде. Күпме агуларга була халыкны" дип яза бер кулланучы. Шундый ук хәлдән шәһәрнең үзәгендә дә, ЗЯБта һәм завод тирәләрендә дә күзәтелә...
    708
    0
    0
  • 10 октябрь 2017 - 12:21
    Чаллыда җиңел машина йөртүче һәлак булган
    Чаллыда "Митсубиси" автомобиле каршы як полосага чыгып, "ГАЗель" машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.
    646
    0
    0
  • 10 октябрь 2017 - 12:17
    “Наше время-Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары старт алды
    "Наше время-Безнең заман" V ачык республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары старт алды. Беренче булып зона бәйгеләрен үзендә Чаллы шәһәре кабул итте, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте. Сайлап алу турында Татарстанның 50 оешма һәм предприятиеләреннән 250 кеше көч сынашты. Республиканың Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск,...
    662
    0
    0
  • 10 октябрь 2017 - 06:15
    Татарстанда минималь хезмәт хакы артачак
    Татарстанда 2018 елда минималь хезмәт хакы артачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. «Алдагы елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру максатыннан, бюджет проектында шактый зур сумма каралган. Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 7800 сум тәшкил итә. Аны 9489 сумга...
    612
    0
    0
  • 10 октябрь 2017 - 06:05
    Шүрәле белән Су анасының "мәхәббәтен" прокуратура тикшерә
    Казанда яшәүче 50 яшьлек Зоя Латыйпова сумка сатып алган һәм анда шәрә Шүрәле белән Су анасын күреп, шок кичергән. Җенси мөнәсәбәтләргә кергән әкият геройлары янына "Мәхәббәт" дип язып куелган була. Зоя ханым прокуратурага мөрәҗәгать итә. Шүрәле белән Су анасын чишендереп кавыштырган кеше Чаллы рәссамы Данил Әхмәтшин икәне ачыкланган. Хәзер бу...
    676
    0
    0
  • 10 октябрь 2017 - 05:27
    Чаллыда сөләйман балыгын эшкәртү заводы булачак
    Норвегиянең Nores Watertech компаниясе Казанның "Идея"технопаркы белән берлектә Яр Чаллыда сөләйман балыгын эшкәртү заводын ачарга килешененделәр. Заводны төзүөчен 8,5 гектар җир бүлеп бирелә. Аны бер ел эчендә төзеп бетерергә уйлыйлар. Балык заводының беренче чиратын төзү өчен 26,9 миллион евро тотылачак. Һәм ул сафка баскач елына 3 мең тонна сөләйман балыгын...
    622
    0
    0
  • 10 октябрь 2017 - 05:24
    Выскажите свое мнение
    Общественное мнение является одним из основных критериев оценки деятельности органов внутренних дел. В целях изучения общественного мнения МВД Татарстана проводит опрос, целью которого является осуществление оценки уровня безопасности личности и определение степени удовлетворенности населения республики деятельностью полиции. Результаты опросов будут использованы руководством МВД по Республике Татарстан для учета в работе...
    651
    0
    0
  • 10 октябрь 2017 - 05:11
    Чаллы мәчетендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр
    Чаллының "Туфан" мәчетендә өлкәннәр декадасы уңаеннан мәчет картларын һәм абыстайларын хөрмәтләү мәҗлесе оештырылды. Анда 46 кеше катнашты. Мәчет имам-хатыйбы, Чаллы мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин мәҗлес барышында мәчет эшләрендә, динебезне куәтләүдә актив катнашучыларга олы рәхмәтләрен җиткерде, җылы сүзләр әйтте, бүләкләрне тапшырды.
    650
    0
    0
Реклама