20 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
20 гыйнвар 2022 - 16:15Чаллы әниләрен LADY MAMA фестивалендә катнашырга чакыраларЧаллы әниләре LADY MAMA -2022 фестиваленә катнашырга мөмкин. Конкурс инде дүртенче ел рәттән үткәрелә, анда катнашучы әниләр була, алар бала карау ялында. Фестивальне «Заман» яшьләр үзәге оештыра.
-
20 гыйнвар 2022 - 15:40Өй шартларында үтүкне ничек чистартырга?Үтүк сатып алганнан соң, кызганыч, ул безне һәрвакыт ялтыравыклы һәм чиста булып торуы белән озак шатландырмый шул! Дөрес булмаган температурада ефәк блузканы үтүкләсәң, шунда ук үтүккә ябышкан эз кала. Ә инде кран астыннан гына су саласың икән, юшкын килеп чыгуын көт тә тор! Үтүк сезгә озак хезмәт итсен дисәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.
-
20 гыйнвар 2022 - 15:15Чаллыда эшләүче Пакистан табибын Гарәп Әмирлекләреннән үк эзләп киләләрШәһәребезнең танылган табибы, тәҗрибәле уролог-андрологы, Пакистан белгече Хан Умар Хаят шушы көннәрдә үзенең 50 яшьлек юбилеен каршылый. Сер түгел, мондый истәлекле көндә күңел әйләнә-тирәдәгеләрдән җылы сүзләр, изге теләкләр, игътибар көтә. Ә менә язмабыз герое исә, бөтенләй киресенчә, туган көнендә дә ул башкаларны кайгырта, аларны сөендерү теләге белән яна. Тормыш иптәше белән оештырган шәхси клиникасы кысаларында ул махсус фонд булдырып, хәйриячеләрне җәлеп итеп, дәваланырга мөмкинлеге булмаганнарга ярдәм итү турында хыяллана. Хәер, бүгенге көндә дә инде табиб аларны кире какмый, мөмкинлегеннән чыгып киңәшләрен бирә, медицина ярдәме күрсәтә. Мондый киң күңеллелекнең сере нидә соң, аның шытымнары кайчан тамыр җәйгән икән?!
-
20 гыйнвар 2022 - 13:55"Ак калфак" җәмгыяте җитәкчесе Фирдүсә Әюпова: "Чаллыда танылган хатын-кызлар турында китап чыгачак" - ВИДЕОЛАРТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева татар хатын-кызларын берләштергән "Учак" клубының утырышын уздырды.
-
20 гыйнвар 2022 - 13:40Минтимер Шәймиев турында Чаллы халкы нәрсә уйлый? - ВИДЕОТатарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Әлеге уңайдан "Шәһри Чаллы" журналистлары Чаллы халкыннан махсус сораштыру үткәрде.
-
20 гыйнвар 2022 - 13:15Татарстан рәссамнары картиналары - Чаллыда"Энергетик" мәдәният сараенда Татарстан рәссамнары иҗат иткән картиналардан күргәзмә ачылды.
-
20 гыйнвар 2022 - 12:24Илмира Нәгыймова: "Без быел Чаллыдан күченәбез" - ВИДЕОТатар эстрадасының популяр җырчысы, «Алтын барс» премиясе лауреаты, автор-башкаручы Илмира Нәгыймова исеме соңгы вакытларда матбугат чараларында еш күренә, ишетелә башлады. Руслан Кираметдинов белән аралары өзелгәч, аның иҗаты тагын да активлашты. Шәхси тормышында да яңалыклар булырга тора. Бүгенге әңгәмәбез шулар хакында.
-
20 гыйнвар 2022 - 11:50«Притяжение» торак комплексын кайчан чистартырлар?"Шәһри Чаллы" редакциясенә «Притяжение» торак комплексын кайчан чистартырлар?" дип зарланып шалтыраттылар. Яңа комплекс Орловка бистәсендә урнашкан. Күптән түгел монда балалар бакчасы да ачылды.
-
20 гыйнвар 2022 - 11:07Чаллыда 18 меңнән артык кеше ревакцинация ясатканБүгенге көнде Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның беренче компонентын – 268 меңнән, икенчесен 214 меңнән артык кеше алган. Моннан тыш, 18 меңнән артык кеше ревакцинация ясаткан. Бу эш зурлар шифаханәләрендә һәм махсус пунктларда дәвам итә.
-
20 гыйнвар 2022 - 10:28Вакансияләр җитәрлекЕл башыннан кадрлар үзәгенә эш эзләп, 108 кеше мөрәҗәгать итте, 28 кеше эш белән тәэмин ителде.
-
20 гыйнвар 2022 - 09:47Чаллыда автобуслар сирәк йөри - ВИДЕО"Шәһри Чаллы" журналисты Зөһрә Вәлитова бүген Чаллының "Метро" тукталышын видеога төшерде.
-
20 гыйнвар 2022 - 09:35Пассажирлар саны артмыйБер атна эчендә шәһәр проспектларына 61 трамвай, 272 автобус чыккан.
-
20 гыйнвар 2022 - 08:57Минтимер Шәймиевның сеңлесе Мәдәния Ильясова: "Абый һәрвакыт вожак булды"Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка бүген 85 яшь. Шул уңайдан аның сеңлесе Мәдәния Ильясова үз фикер-кичерешләре белән уртаклашты.
-
20 гыйнвар 2022 - 08:20120 җитәкче арасыннан җиңде«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин «Ел җитәкчесе – 2021» республика бәйгесенең лауреаты булды.