26 апрель 2022 яңалыклары
-
Май бәйрәмнәрендә эшләүчеләргә икеләтә түләнәчәк
Ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп ителәчәк хезмәткәрләр эшләгән сәгатьләре өчен икеләтә түләү яки тулы ял көне алырга хокуклы. HeadHunter юристы, хезмәт хокукы буенча эксперт Татьяна Нечаева РИА Новостига шул хакта сөйләгән.
-
Айрат Суфиянов: «Җырларым өчен акча сорамыйм» - ВИДЕО, ФОТОЛАР
Редакциягә җырчы Гүзәл Әхмәтова килгәч, шагыйрь Айрат Суфиянов белән очрашты. Үзенең «Әнкәемә», «Төнге абага», «Мәхәббәт күпере» дигән хитларының авторы белән беренче тапкыр күреште ул. Айрат Суфияновның җырларын бүген Салават Фәтхетдинов, Илнар Сәйфиев, Равил Галиев, Алсу Хәбибуллина да башкара. Ул аларның берсеннән дә акча сорамаган. Шагыйрь Айрат Суфияновның үзе белән без әңгәмә кордык.
-
Быел май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?
Май аенда барлыгы 13 көн ял итәбез, шуның күбесе – бәйрәм көннәре.
-
Тукай туган көнендә Чаллыда Шигърият бәйрәме уза
Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре уздыралар. Чаллыда исә Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чара бүген, 26 апрельдә, 14:00 сәгатьтә үтәчәк. Тукай скверында урнашкан һәйкәл янында милләттәшләребезне эчтәлекле программа көтә.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне һәм Тукайның 136 еллыгы белән котлый
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
-
Шәһәрдәшләр арбалеттан ату осталыкларын сынадылар - ФОТОЛАР
«Заман» яшьләр үзәгендә арбалеттан ату буенча турнир узды. Ярышлар Чаллы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре эшче яшьләре арасында XXI Спартакиада кысаларында узды. Турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иде.
-
Әлфия Когогина Чаллыга Мариупольдән күченүчеләр белән очрашты - ФОТОЛАР
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре белән берлектә, Чаллыга Мариупольдән күчеп килүчеләр белән очрашты.
-
«КАМАЗ» дилерлары Донбасс халкына 60 млн сумлык ярдәм күрсәтте
Азык-төлек, кием-салым, уенчыклар, көнкүреш товарлары – тормыш өчен кирәкле әйберләр алынган.
-
Чаллы 9 Май бәйрәменә әзерләнә
Бүген шәһәрдә 947 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бер ел эчендә ветераннар саны 362 кешегә кимегән. Иң өлкән ветераннарга – Канидиев Иван Николаевич һәм Кравченко Александра Георгиевнага узган ел 100 яшь тулды.
-
Ел башыннан "Россия эше" кадрлар үзәге аша 1000 кеше эшкә урнаштырылган
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,41% тәшкил итә.
-
26 апрельгә Чаллыда һәм Татарстанда һава торышы
26 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр явачак.