Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

20 майда Казанда Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш салыначак

Бинаның макетын эшләүгә бәйге игълан ителгән. Аны сайлаганнан соң проект эшләре башланып китәчәк.

«20 майда «Кырлай» паркы территориясендә Җәмигъ мәчетенең нигезенә таш салу булачак. Бүгенге көндә әлеге чарага тулы әзерлек бара. Ул 13 сәгатькә планлаштырылган. Нинди генә һава торышы булса да, чара узачак», - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Аның сүзләренә караганда, мәчеттә 10 мең кеше берьюлы намаз укый алачак. Бинаның макетын эшләүгә бәйге игълан ителгән. Макет сайланганнан соң проект эшләре башланып китәчәк.

«Җәмигъ мәчетенә исем бирү турында фикер алышулар барганын күзәтәбез. Төрле тәкъдимнәр яңгырый. Без аларга игътибар итәбез. Бу эштә халыкның актив катнашуы бик мөһим», - диде Васил Шәйхразыев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай