Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Авыр хәлдә калганнарга - Рушания абыстайдан догалар

«Нинди генә катлаулы хәлгә юлыксак та, иң элек Аллаһыны искә төшереп, догада булырга кирәк», - ди абыстай.

Адәм баласы дөньяга рәхәт тормыш өчен генә килми. Язмыш аны төрлечә сынап тора: кемдер чирли, кемдер баласын югалта, кемдер эшсезлектән тилмерә, кемдер көтелмәгәндә авыр хәлдә кала. Динебез безгә нинди генә катлаулы хәлгә юлыксак та, сабыр канатларын сындырмый, өметсезлеккә бирелми тормышны дәвам итәргә өнди. Һәм мондый вакытта иң элек Аллаһыны искә төшереп, догада булырга кирәк. Дин кардәшебез, Рушания Минсагирова абыстай да шулай ди. Игътибарыгызга ул туплаган догаларны тәкъдим итәбез. Аның тәүгесе түбәндәгечә яңгырый: 

  • “ХәсбүнАллаһу вә нигъмәл вәкил”. Тәрҗемәсе: “Миңа ярдәм итәргә бер үзең җитәсең, Аллаһым”. “Бу бик тиз килә торган дога. Кинәт авыр хәлгә төшкәндә кылсаң, нәтиҗәсе бик тиз була”, - ди Рушания абыстай. 

Шулай ук бу көннәрдә мәчетләребездә күмәк рәвештә Юныс пәйгамбәр догасын да укыйлар. Ул түбәндәгечә:

  • “Ләә иләәһә иллә әнтә, субеханәкә иннии күнтү минәз-залимин!” Тәрҗемәсе: «Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк, Аллаһым, мин үземә-үзем зыян итүчеләрдән булдым».

Болардан тыш көн саен менә бу доганы да укып йөрергә киңәш ителә:

  • “Әгүүзү бикәлимәтилләһи - ттәммәти мин шәрри мә хәлако”. Тәрҗемәсе: “Аллаһы Тәгаләмнең сүзе белән барлык явызлыклардан сыгынам”. 
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам