Әлеге сорауга Чаллы шәһәренең “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирде.
– Мөәзин азан әйткәндә дөнья cүзе сөйләми, аның артыннан эчтән генә яки пышылдап кабатлап тору сөннәт гамәл булып тора. Ягъни моның өчен кешегә савап языла. «Хәй’йә гәләс-саләәһ, Хәй’йә гәләл-фәләәх» дигән сүзләрне ишеткәч «Ләә хәүлә үә ләә куәтә иллә билләһ», – дип әйтү дә хәерле гамәлләрдән була.
Нет комментариев