Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бала укырга киткәндә нинди дога кылырга?

Бала мәктәптә әйбәт укысын, рухи баесын өчен кылына торган дога бар. Ул түбәндәгечә:

Ата аналар: "Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин". 

(Раббым! Минем гыйлемемне һәм аңымны арттыр вә мине яхшы инсаннардан әйлә) догасын укыр һәм баладан кабатлатыр. Аннан соң: 

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каүлии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәс-саләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа." 

"Аллаһым, бүген бу балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә. Аны һәртөрле начарлыклардан сакла. Ярдәмеңне һәм мәрхәмәтеңне киметмә. Бәла-казалардан сакла. Аны гаиләсенә, гаиләсен аңа багышла. 

Аллаһым, безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык һәм гүзәллек бүләк ит", дип дога кылыныр.

Дәрес хәзерләгәндә, дәрес алдыннан һәм имтиханга кергәндә дә шушы доганы укырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай