Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бозымны һәм күз тиюне юкка чыгара торган дога

Төрле яманлыклардан барлыкка килгән авыруларны дәвалый торган догалар бар.

Әл-Бохари риваять кылганча, Гаишә, Аллаһ аннан разый булсын: “Аллаһ Илчесе (с.г.в.) ятакка урнашканчы “Ихлас”, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен укып, кул учларына еш кына бераз төкергән кебек өрә, соңыннан шул куллары белән битен һәм куллары гәүдәсеннән кайда җитә, шул җирләрен сыпырып ала иде”, - дип әйткән. Шулай ук Гаишә: “Әгәр берәр җире авыртса, миңа шуны эшләргә кушар иде”, - ди.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) авыртынган чакта, аңа Җәбраил килеп, аны түбәндәге доганы кылып өшкергән: “Бисмил-Ләәһи юбриикә, вә мин күлли дәә ин йәшфиикә, вә мин шәрри хәәсидин изәә хәсәд, вә мин шәрри күлли зии гайн”. Тәрҗемәсе: “Сине Терелтүче, сиңа һәрбер чирдән Шифа Бирүче, һәрбер хөседченең зарарыннан һәм күз тиюдән сине Коткаручы Аллаһ исеме белән сине саклавын сорыйм”.

Әбу Сәгыйднең икенче хәдисеннән билгеле булганча, Җәбраил икенче дога белән дә Пәйгамбәребезне (с.г.в.) өшкергән: “Бисмил-Ләәһи әркыйкә мин күлли шәйин ю зиикә, мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хәәсид. Аллаһу йәшфиикә, бисмил-Ләәһи әркыйкә”.

Тәрҗемәсе: “Сиңа зарар китерүче һәрбер нәрсәдән, һәрбер явыз җанның зарарыннан, хөседчеләрнең күз тиюеннән Аллаһның саклавын сорыйм. Аллаһ сиңа шифа бирсен. Аллаһ исеме белән сине саклавын сорыйм”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер җиребез авыртса, авырткан җиргә кулны куеп, шуның өстенә 3 тапкыр бисмилләһ әйтеп, соңыннан 7 тапкыр түбәндәге доганы кылырга кушкан. “Әгуузу бил-Ләәһи вә кудратиһи мин шәрри мәә әдҗиду вә ухәәзир”. Тәрҗемәсе: “Аллаһ Тәгаләгә һәм аның кодрәтенә тапкан һәм курыкканымнан сыенам”.

Берәр яңа урынга тукталганда (өй булсын, я башкасы) түбәндәге доганы кылсак, аннан киткәнче бер нәрсәнең дә зарары тимәс: “Әгуузу бикәлимәәтил-Ләәһит-тәәммәәти мин шәрри мәә халәкъ”. Тәрҗемәсе: «Аллаһның мөкәммәл сүзләре илә барча мәхлукларның зарарыннан (Раббыма) сыенам”, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!” төркеме.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

19

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев