Чаллының биш мәчетендә күмәк ифтарлар узачак
Дин һәм тормыш

Чаллының биш мәчетендә күмәк ифтарлар узачак

Бүген уразаның беренче көне.

Бүген мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте мәчетләр исемлеген бастырды, анда ифтарлар - махсус матур кичәләр узачак.

Чаллыда биш мәчеттә ифтарга барырга мөмкин. «Ихлас» (Сидоровка, Гвардия урамы) һәм «Җәмигъ» (мэрия янында) мәчетләрендә ифтар көн саен уза. Ә «Тәүбә» (Үзәк урам), «Әбүзәр» (ЗЯБ бистәсе, Крупская урамы) мәчетләрендә һәм ГЭС (Гайдар тыкрыгы, 5) мәчетләрендә - бер аралаш уздырылачак.

Ифтарга теләге булган һәркем килә ала. Казанда кайбер мәчетләрдә, пандемиядә башланган традиция буенча, ланч-боксларны оештыралар һәм халыкка тараталар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев