Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллыда намаз вакытлары үзгәрә

Намаз вакытлары республикабызның башка җирлекләрендә дә үзгәрә.

7 августтан башлап Чаллыда иң элек ястү, ә 8 августтан иртәнге намаз вакыты үзгәрә. Аерма якынча 1 сәгатьне тәшкил итә. Мисал өчен, 6 августта Чаллыда ястү вакыты 20:56 сәгатьтә керсә, 7 августта инде ул 21:56 минутта укылачак. Иртәнге намаз 8 августта - 23:44 минутта.  Намаз вакытлары республикабызның башка җирлекләрендә дә үзгәрә. 

Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла. Төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.

“Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде. Ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде”, - ди дин әһелләре.

Чаллы шәһәре өчен август аена намаз вакытлары белән биредә таныша аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай