Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллының «Тәүбә» мәчете авторы Казанның Җәмигъ мәчетен проектлаштырырга тели

Бу эшкә алынырга теләүчеләр арасында Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан, Азәрбайҗан дәүләтләренең һәм Россиянең танылган архитеткорлары да бар,

Чаллының «Тәүбә» мәчете авторы, танылган архитектор Маркиз Басыйров Казанның Җәмигъ мәчетен проектлаштырырга тели. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә әлеге хокукка дәгъва кылучылар арасында конкурс бара. Бу эшкә алынырга теләүчеләр арасында Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан, Азәрбайҗан дәүләтләренең һәм Россиянең танылган архитеткорлары да бар, дип хәбәр итә https://chelny-biz.ru сайты. 

Милләттәшебез Маркиз Басыровка килгәндә, үзенең 70 яшенә инде ул 50гә якын мәчет проекты авторы булып тора. Аларның 20сеннән артыгы бүгенге көндә дә сафта. ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган авылы Әнәктә, Пермь өлкәсендә, Башкортостанда һәм илебезнең башка төбәкләрендә дә ул проектлаган иман йортлары эшли. Соңгыларына тукталсак, бүгенге көндә аларның берсе Нижневартовск каласында гамәлгә ашырылып килә.  Биредә  Маркиз Басыров проекты буенча Җәмигъ мәчете төзелә.

фото: https://wiki2.org/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз