Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дога укыганда авыз ачылу, иснәү нәрсә аңлата?

Матур әйбер күрсәгез, «Сөбханаллаһ» дияргә кирәк.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин дога укыган чакта авыз ачылса, иснәтә башласа нишләргә икәнен аңлаткан. Бу турыда ул Ютуб каналында сөйләгән.

«Җәмәгать, «күз тию» дигән әйбер бар. Матур әйбер күрсәгез, «Сөбханаллаһ» дияргә кирәк. Сезнең бизнес, сезнең эшегез, сезнең балаларыгыз – Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә рәхиме белән. «Ах, карале, мин ниндие супербизнес ясадым», – дисәгез, туктап калуыгыз бар, үсеш булмый, берни булмый. «О, улым, син йөри башладың», – дисәң, бала елый, авырый.  Без, иң якын кешеләр дә, күз тидерә алабыз. Шуңа күрә матур әйбер күргәндә, «Сөбханаллаһ», «Тәбәрәкаллаһ» дияргә кирәк. Шулай итсәң, күз тими.

Дога укыганда авыз ачылса, бу – күз тигән дигән сүз. Мәчеткә килеп, укытырга кирәк», – ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай