Догалар кайда кабул була?
Дин һәм тормыш

Догалар кайда кабул була?

Догалар кабул була торган вакытлар һәм урыннар бар.

Фарыз намаз артыннан;
Азан белән камәт арасында;

Төннең ахыргы өлешендә;
Яңгыр яуган вакытта;

Җомга көненең икенде намазыннан алып, кояш баеганчы булган вакыт аралыгында;
Зәм-зәм суын эчәр алдыннан;

Нәфел намазларының сәҗдәсендә;
Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә (Гарәфә көне) Гарәфәт үзәнендә;

Кадер кичәсендә;
Кыерсытылган кешенең кыерсыткан кешегә догасы;

Әти-әнинең баласы өчен дога кылуы;
Ураза тотучының кояш баю алдыннан дога кылуы;

Гадел җитәкченең догасы;
Хаҗ вакытында Сафа тавында;

Хаҗ вакытында Мәрвә тавында;
Хаҗ вакытында Мөздәлифә үзәнендә;

Сәфәрдә чакта;
Рамазан аенда;

Мөселманның кардәше өчен үзе юк вакытта дога кылуы;
Авыр хәлдә калган чакта.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин һәм тормыш

Нет комментариев