Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гарәфәт көнендә ураза тоту өчен сәхәр һәм авыз ачу вакытлары, ният догасы

"Хаҗда булмаган кешеләр исә бу көнне ураза тотсалар бик зур савапларга ирешерләр", - ди дин әһелләре.

Иртәгә (8 июль) зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне.  Бу көн Гарәфәт көне дип атала. Чөнки хаҗилар бу вакытта хаҗның иң мөһим өлешен үтиләр – Гарәфәт тавында торалар. Әгәр бу көнне гыйбадәт кылып, догалар укып һәм тәүбә сорап үткәрмәсәң, хаҗ үтәлгән булып саналмый.

"Хаҗда булмаган кешеләр исә бу көнне ураза тотсалар бик зур савапларга ирешерләр", - ди дин әһелләре.

* Гарәфәт көненең фәзыйләтләре турында Аллаһ Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Гайшә (Аллаһ аңардан разый булса иде!) тапшырган хәдисе бар: “Аллаһның Үз колларын Тәмуг утыннан Гарәфәт көненнән дә күбрәк коткарган башка көне юк. Чынлап та, Аллаһ (Ул Изге һәм Бөек), (Үз колларына) якынлаша, һәм фәрештәләр каршында алар белән мактана. 
* Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм тагын шулай дигән: “Гарәфәт көнендә укылган дога – иң яхшы дога” (Тирмизи). 
* Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Гарәфәт көнендә тоткан ураза өчен, Аллаһ үткән ел һәм киләсе ел гөнаһларын кичерер дигән өметтәмен ...” (Мөслим). 

Гарәфәт көнендә ураза тоту өчен бүген төнге сәгать 00:56 минутка кадәр сәхәр ашарга кирәк. Авыз ачу - 20:12 сәгатьтә. (Әлеге вакытлар Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр өчен)

Зөлхиҗә аенда Гарәфәт көнендә уразага кергәндә укыла 

Сәхәр вакытында укыла торган дога:
Нәуәйтү ән-әсуума саума шәһри зульхиҗҗә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгәлә
Татарчасын укырга да ярый: «Иләһи ният кылдым, Аллаһ ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр, Зөлхиҗҗә ае уразасын тотмакка»


Авыз ачканда укыла торган дога:
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев