Әлеге сорауга Чаллы шәһәренең “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирде.
Гарәп телен белмәгәнлектән догаларны татарчага транскрипция белән язылганнарын укыйм. Болай эшләү дөресме? Догаларыбыз барып ирешәме?
– Доганы һәркем үзенчә укый, үзе аңлаганча һәм үзе теләгән телдә, чөнки догада иң мөһиме – ихласлык. Дога – ул Аллаһы Тәгаләдән сорау, ялвару. Аны гарәпчә уку мәҗбүри түгел, аңлап, ихлас сорау шарт.
Нет комментариев