Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Йорт яки фатирны афәтләрдән, кайгылардан саклап укылучы дога

Дога кылганда тәһарәтле булу яхшы санала, кыйбла ягына карау, кулларны күтәрү тиешле.

“Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмимин... Әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн. Аллааһүммә Раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм-мүбәәракәү-үә әңтә хайруль мүңзилиин.

Йә рәхимле, шәфкатьле Раббым! Җирләр дә, күкләр дә, барча галәмнәр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр фәкать Синең кулыңда!

Йә Раббым! Теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләреңне иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне аласың...

Йә Раббым Аллаһ! Гомерне дә, саулыкны да, барча яшәү мөмкинлекләрен дә Син генә Үзеңнең фазыл вә рәхмәтең илә бирәсең. Менә шушы йортны (фатирны) да бу гаиләгә (гаиләбезгә) биреп, аларны (безне) зурладың, Үз Рәхмәтең илә бүләкләдең.

Йә Раббым, шушы нигезгә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүчеләрнең тәннәренә сихәт, җаннарына тынычлык, калебләренә һидәят нурын иңдереп, араларына өлфәт - мәхәббәт салып, ил-көн тынычлыгында, кайгы-хәсрәт күрмичә, тигезлек белән яшәүләрен насыйп кыл...

Йә Раббым! Син Хафиз (Саклаучы) дигән бөек исемгә ия булган олуг Яратучыбыз... Йә Аллаһ, шушы нигезне һәм бу нигездә яшәүче колларыңны барча начарлыклардан сакла! Бигрәк тә ут бәласеннән, су басуыннан, җил-давыллардан, каракларның начар ният-гамәлләреннән, шайтаннарның зарарыннан сакла, йә бөек Раббыбыз!

Йә бер Аллаһ... Шушы гаиләгә үз нигезләрендә сөенеп, шатланып, мул хәләл ризыклар белән ризыкланып, озын, матур, гыйбадәтле гомер яшәүләрен насыйп ит. Ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуыбызны насыйп әйлә. Раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтәү-үә фил әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә гәзәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәррахимиин”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай