Кителгән, ярылган савыт-сабадан ник ашарга ярамый?
Сорауга дин әһелләре җавап бирә.
– Бер дини китапта: «Чите кителгән чынаякларны кулланмаска кирәк», – дип әйтелгән, ә ни сәбәпле икәне аңлатылмаган. Әйберне исраф кылмыйм дип, андый савытлардан файдаланам. Ә ни өчен ярамый икән?
– Сизелер-сизелмәс кенә чатнаган яки кителгән савытта азык калдыклары калып, зарарлы бактерияләр, төрле микроблар җыела. Алар савытның ватылган, чатнаган урыннарында озак саклана һәм вакыт үтү белән үрчи. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: «Аллаһның илчесе (с.г.в.) ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды», – дигән хәдисе дә бар. Ашханәләрдә дә чатнаган, кырыйлары кителгән савыт-саба куллану рөхсәт ителми. Ислам дине кешенең иминлеген, саулыгын саклауга юнәлтелгән. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: кайнар ризык салганда чатнаган савыт ярылып китәргә яки китек тәлинкәдән аш түгелергә мөмкин, шул сәбәпле пешү куркынычы да бар. Шуңа ватык, китек савытларны кулланмаска кирәк.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев