Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Корбанлык малының сөяк-тиресен, кирәкмәгән өлешләрен кая куярга?

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллага мөрәҗәгать иттек.

9 июльдә – Корбан гаете. Бу уңайдан редакциябезгә әлеге бәйрәм гыйбадәтләренә кагылышлы сораулар килә. Бүген шуларның берсенә җавап бирербез.

Газета укучыбыз чалынган малның сөяк-тиресен, кирәкмәгән өлешләрен кая куярга икән, аларны ташларга ярамый дип ишеткән идем, дип кызыксына. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллага мөрәҗәгать иттек. Игътибарыгызга аның җавабын тәкъдим итәбез.


Әлфәс хәзрәт Гайфулла: “Әйе, кайберәүләр корбанның итен дә, тиресен дә, сөяген дә изгеләштерә башладылар. Бу дөрес түгел. Ул гадәти мал. Шуңа күрә сөяк һәм тиреләр белән башка вакыттагыча эш итегез, ягъни гадәти мал чалгандагы кебек.  Элек авылларда тире җыючылар бар иде. Әгәр дә инде андый кешеләрне таба аласыз икән малның тиресен шуларга тапшырып, акчасын сәдака итеп бирә аласыз. Мондый мөмкинлегегез булмаса, теләсә-кая кадерсезләнеп ятмасын дисәгез, малның  сөяк һәм тиресен күмеп куярга да була". 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев